Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 сентябрь 2018, 17:21

“Луч” җәмгыятеннән ул Ямил Сафин

Хаклы ялга чыкканнан соң да эшен дәвам иттергән механизатор күргәнегез бармы сезнең? Булса да, андыйлар без яшәгән Балтач районында кул бармагы белән санарлык исәптәдер.

Хаклы ялга чыкканнан соң да эшен дәвам иттергән механизатор күргәнегез бармы сезнең? Булса да, андыйлар без яшәгән Балтач районында кул бармагы белән санарлык исәптәдер.
Ә менә чикләнгән җаваплылыктагы “Луч” җәмгыятендә куәтле К-701 техникасын хезмәтләндергән Ямил Сафинга 63 яшь. Ике ел гына яраткан эшеннән тукталып торган да, быел янә язгы чәчүдән авыл мәшәкатьләренә күмелгән. Туңга сөрүдә быелгы кыр эшләре барышында районда алдынгылык аның кулында булуга аптырыйсы түгел.
—Егерме яшемдә, армия хезмәтеннән кайткач тракторга утырган идем, шуннан башлап туган авылым басуларыннан кайтып кергәнем юк, — ди Ямил Камил улы.
Әле “йөгәнләгән” техникасы 1990нчы елда конвейердан чыккан. Хәстәрлекле хуҗа кулында белеп кулланылган К-701 эш барышында сафтан чыгып кыенлык тудырмый.
—Ямил абыйның эш сәгате таң атканчы башлана, төнге унбер сәгатькә кадәр дәвам итә. Басуларны яттан белә. Ул эшкәрткән кырларда ишелеп иген уңа. Рәхмәт үзенә, — ди җәмгыять директоры Марат Габидуллин.
“Луч”та 910 гектар мәйдан җирләр туңга сөрелә, йөзрәрчә гектар мәйданда пар җирләре эшкәртелә. Аларның күпчелек өлеше Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ямил Сафин өлешенә туры килә.
Читайте нас: