Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 сентябрь 2018, 18:15

„Россия” җәмгыятендә 140 гектар мәйданда басуларга органик ашлама чыгарылган

Басуларга органик ашлама кертү уңдырышлылыкны арттыру мөмкинлеге бирә. Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятендә моны аңлап эш итәләр.

Басуларга органик ашлама кертү уңдырышлылыкны арттыру мөмкинлеге бирә. Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятендә моны аңлап эш итәләр.
Бүгенге көнгә җәмгыятьнең Иске Тимкә һәм Богдан бригадалары басуларының 140 гектар мәйданына черемә чыгарылган.
Җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов сөйли:
— Беренчедән, җир ашланды, икенчедән, ике ел дәвамында яңа тирес чыгарырга урын булдырылды. Бу эшкә без Агыйдел шәһәрендәге шәхси эшкуар техникасын җәлеп итәбез. Ни өчен дигәндә, июнь аенда, урак эшләре барышында үзебезнең техник куәт белән бу эшне башкарып чыгып булмый.
Узган гасырның 80нче елларында 1 гектар сөренте җир исәбенә 9 тоннага кадәр органик ашлама кертелсә, соңгы елларда эре хуҗалыклар минераль ашламаларга өстенлек бирә башлады. Шулай булуга карамастан, органика кырларның уңдырышлылыгын арттыруда төп элемент булып кала, диләр „Россия”дә.
Читайте нас: