Заманында районда гына түгел, республикада алдынгы позицияләрне тоткан элекке „Сигнал” колхозы базасында оешкан чикләнгән җаваплылыктагы „Луч” җәмгыяте бүген дә Балтач җиренең әйдәүче күмәк хуҗалыклары рәтендә.
Җәмгыятьтәге эшләр барышы белән танышырга баргач, иртәгәсе көнебезне икмәкле итүгә тырышлык салган игенчеләр хезмәтенең эчендә кайнадык, иңнәрендә ни дәрәҗәдә җаваплы бурыч йөкләнгәнен үз күзләребез белән күреп кайттык.
Шунысы үзенчәлекле: быелгы „Урак батырлары” арасында „Луч” җәмгыятенең үз батырлары бар. Уруда да, сугуда да, суктырылган игеннәрне ындыр табагына ташуда да, чәчүдә дә, туңга сөрүдә дә югары күрсәткечләре белән аерыла төбәк уңганнары.
Беренче тукталышыбыз җәмгыятьнең Ташлы Елга авылы янындагы бодай басуында булды. Өлгергән бодайны алдынгы ургыч машинистлары Григорий Александров белән Илнур Садртдинов тезмәләргә сала.
—Ярышып эшли бу ир-егетләр. Нибары ун гектар аерма белән баралар. Күрсәткечләре тигезләшеп тә китә, — ди җәмгыять директоры Марат Габидуллин.
Урып-җыю эшләренең финишына якынлашкан иде инде лучлылар. 370 гектар мәйданнан бодай, 10 гектар мәйданга чәчелгән бодайның өр-яңа Екатерина сорты уңышын җыеп аласылары калган.
—Урып-җыю эшләренә һава торышы бозылып куймаса ярар иде, дип борчылган идек. Көннәрне бирде. Егетләребездә дәрт бар. Эш комплекслы алып барыла. Һәр кеше үзенең участогында җаваплылыкны тоя. – Марат Малик улы үзе дә эш барышыннан канәгать.
Җәмгыятьтә гомум мәйданнар 2340 гектарга тиң. Быел сөренте җир мәйданнарын 20 гектарга киңәйткәннәр. Алдагы ел уңышы өчен 900 гектар мәйданга арыш чәчүне төгәлләгәннәр. Басулардан салам вакытында җыеп алына. Газнәви Шәйхуллин, Габдулла Шәйхлисламов тыгызлап төргәкләргә ураган салам фермаларга кайтарып эскертләргә өелә. Саламнан бушаган басуларны куәтле К-701 тракторын хезмәтләндергән 64 яшьлек механизатор Ямил Сафин сөрә. Туңга сөрәсе мәйданнар киңлеге 910 гектар. Бу эшләрнең күп өлешен Ямил Сафин үзе башкарачак. Хаклы ялга туктаганнан соң да эшеннән аерылырга ашыкмаган өлкән яшьтәге механизаторның эш сәгате таң атканчы башлана һәм 23.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Янә дә 300 гектар мәйдан пар җирләренә калдырыла.
Сөт җитештерүдә сусыл азык кукурузның алыштыргысыз кыйммәткә ия үсемлек икәнен аңлыйлар җәмгыятьтә. Быел лучлылар аны 200 гектар мәйданга чәчкәннәр. Түбән Сикияз һәм Тутагач авылларындагы сөтчелек фермалары өчен 100әр гектар исәбеннән урнаштырганнар. Илдар Фаманов, Леонид Байбулатовлар хезмәтләндергән ургыч ваклаган һәм йөк арбасына төягән яшел массаны Володя Русиев, Миңнехан Галиханов, Рузил Сәлимгәрәев, Инзир Гарифуллиннар үзләре хезмәтләндергән техника белән ямнарга ташый. Т-150 тракторы ярдәмендә Наил Арсланов массаны таптатып тора.
Кышлатуны уңышлы тәэмин итү өчен 5700 тонна сенаж салынган, 3000 тонна силос кирәк булачак, ди җитәкчелек.
—Терлекләр рационын баетуда кукуруз бик әйбәт культура, алдатмый, — ди Марат Габидуллин. Һәр фермага без силосны, елдагыча, 1500 тонна күләмендә хәзерлибез. Яңа елдан соң ямнарны ачып куллана башлыйбыз һәм сөт күренеп арта.
Басудагы эшләр барышы белән танышкач, Түбән Сикияз авылындагы машина-трактор паркында, сөтчелек фермасында да булдык. Комбайнчы Илфат Галимҗанов, слесарь Виталий Пашуков, токарь Вәсил Газизов, комбайнчы Фирдус Мөхәмәтдинов, комбайнчы ярдәмчесе Ринас Арслановларны комбайннарны турыга сугарга үзгәртеп корган мәлләрендә очраттык.
Сөтчелек фермасында да зур эшләр кузгатылган. 260 баш савым сыерына исәпләнгән ферманың сөт блогы, котельный урнашкан өлешенең түбәсен алыштырганнар. Сыер маллары асралган абзарга өр-яңа транспортёр урнаштырыла, өлешләтә идәннәр яңартыла.
Авыл тормышын сүндерми, күмәк хуҗалык эшчәннәренең олы буын вәкилләре яулаганнарны югалтмый эшли бүген „Луч” җәмгыяте уңганнары.