Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2018, 22:24

Балтач районы кырларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша

"Рассвет" җәмгыяте игенчеләренең бары ике йөз гектар чамасы мәйданнан гына уңыш җыеп аласы калган.

—Бу атна азагына урып – җыю эшләрен ахырына якынлаштырырга тиешбез,дигән бурыч куйдык,—диде “Рассвет” җәмгыяте директоры Фидарит Мирһаҗев, бүген без хуҗалыкта булып урак барышы белән танышкан мәлне.
Явым – төшем комачауламаган бу көннәрдә игенчеләр аеруча дәртләнеп эшли.
Җәмгыять басуларында икмәк культуралары 800 гектарда игелгән булган. Комбайнчыларның ике йөз гектар чамасы мәйданнан гына уңыш җыеп аласы калган. Шушы көннәрдә хуҗалыкта урып-җыю эшләренә нокта куелачагына шик юк. “Енисей” комбайннарын “йөгәнләгән” Рәфкат Низаметдинов, Фирдәвес Абраровларга читтән дә ярдәмгә техника китергәннәр. Фиргат Кашапов, “Урал” җәмгыятендә уңыш җыюны төгәлләп, бүген “Нива” штурвалы артында “Рассвет” җәмгыяте кырларын иңли.
Игенчеләрнең өлгер кузгалуы аңлашыла. Арпа басулары уңышы тизрәк җыеп алынуын аеруча көтә. Тук башаклар үзен күтәрә алмый, башларын түбән иеп, бөртекләре коела да башлаган.
Урып – җыю белән беррәтттән киләсе ел уңышы нигезен ныгыту эшләре дә тоткарлыкларсыз бара. К-744 тракторы механизаторы Азат Шәрипов 150 гектарда басуларны туңга сөргән. Уҗым культуралары чәчү эшләре дә дәвам итә. 500 гектарда арыш урнаштырылырга тиеш булса, план үтәлгән.
—Утыз гектарда тритикале чәчәчргә дә планлаштырган идек. Әлеге вакытта механизатор Марс Тукаев, ярдәмчеләре белән, шушы максатыбызны тормышка ашыра,—ди җәмгыять директоры Фидарит Мирһаҗев, игенчеләрнең тырышлыгына канәгатьлек хисләрен белдереп.


Читайте нас: