Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 сентябрь 2018, 16:37

Балтач пенсионерлары кул кушырып утырмый

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында урып-җыю эшләрендә пенсионерлар да активлык күрсәтә.

“Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык” дигән гыйбарәнең дөреслеген беркем инкарь итә алмый. Чөнки кырлар алтынга манылган төсе белән никадәр сөендерсә дә, ындыр табакларына ашлык кайтмыйча һәм аны саклагычларга урнаштырмый торып игенченең эшен тулысынча бәһалап булмый.
Уйлап карасаң, ашлыкны җыеп алу гына түгел, аны урнаштыру дә мәшәкатьле. Басудан кайтарлыган игенне җилгәреп саклагычларга урнаштыру өчен ындыр табаны хезмәткәрләре никадәр хезмәт куя. Җилгәрү-киптерү комплекслары белән җиһазландырылган хуҗалыкларда мондый мәшәкать юктыр да соң. Куйбышев исемендәге кооперативның Иске Балтач звеносында ашлыкны җилгәреп урнаштыру традицион технология буенча башкарыла.

Көшелләрне ОВС-25 җилгәргече ярдәмендә чистарталар.
—Хуҗалыкта урып-җыю эшләре башланган көннән безнең звено ындыр табагына сигез мең центнердан артык ашлык кайтарылды. Көшелләр озак ятмый. Ашлыкны вакытында җилгәреп урнаштыру хәстәрен күрәбез. Чистартлыган уңышның бер өлеше урындагы саклагычка урнаштырылды. Иске Балтач звеносы ындыр табагыннан ашлык Көмъязы, Янтимер, Иванай звеноларындагы саклагычларга да озатыла. Җилгәрелгән ашлыкны транспортлауда водитель Рәсих Камилҗанов, Роберт Хаҗимәрданов, Михаил Давлетшиннарның ярдәмен нык тоябыз. Ә эшнең көйле баруы урып-җыю эшләренә ныклы әзерлек белән килүебезгә бәйле. Ындыр табагы техникасын пенсионер Назиф Шәйнуров һәм электрчы вазифаларын башкаручы Мәдехәт Рәхимҗанов урып-җыю эшләре башланырга бер ай алдан ремонтлап куйганнар иде.Хуҗалык җитәкчелеге эшебез белән кызыксынып тора. Кооператив рәисе Камил Габитов эш сәгатьләрендә һәркөнне, ике тапкыр яныбызга килеп, ындыр табагындагы эшләр барышы белән якыннан таныша. Проблемалар килеп туса, берлектә эшләгәч, аларны шундук хәл итәбез. Эшләүчеләребезнең төшке ашны өйләренә кайтып тормый кабул итүе дә хезмәт ритмында уңай чагылыш таба. Склад мөдире һәр көнне эшчеләребезне тукландыру өчен Көмьязы звеносында әзерләнгән аш алып килә. Гомумән, көне, сәгате кадерле чакта вакытны рациональ файдаланырга тырышабыз,—ди Зинфира Нурисламова, ындыр табагында эшләр барышыннан канәгать булып.
Эшче кулларга кытлык юк. Биредә ашлык җилгәрү эшләренә пенсионерлар “җигелгән”. Өлкән яшьтәге Зинаида Якупова, Зинфира Сафина, Мәгафур Солтанов, Фәвия Сафиналар иртәнге тугыз сәгатьтән башлап кояш офыкта баеганга кадәр эшлиләр. Алардан бер генә дә моң-зар ишетмисең. Хезмәт хакын натуралата аллырга килешкәннәр.
Читайте нас: