Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 сентябрь 2018, 12:40

„Урал” җәмгыяте эшчәннәре ышанычлы адымнар белән алга атлый

Районның Тушкыр, Яңа Балтач, Мәнәгәз, Чыпчык авыллары тирәсендә урнашкан 800 гектар җир мәйданнарын чикләнгән җаваплылыктагы „Урал” җәмгыяте эшчәннәре эшкәртә.

Районның Тушкыр, Яңа Балтач, Мәнәгәз, Чыпчык авыллары тирәсендә урнашкан 800 гектар җир мәйданнарын чикләнгән җаваплылыктагы „Урал” җәмгыяте эшчәннәре эшкәртә.
Уңышны күтәрү, сыйфатлы орлыклык материал үрчетү максатыннан быел Балтач сорт сынау участогыннан 2 тонна бодай орлыгы алып чәчкәннәр. Унике гектар мәйданны биләгән яңа бодай уңышы без җәмгыятьтә булган көнне тезмәләргә салынган иде. Ураллылар күбрәк көзге өсте кебек тигез җәелеп яткан Яңа Балтач авылы янындагы басуларны эшкәртә.
Җәмгыять директоры Илһам Мәрданов озатуында соңгы гектарларда арпа уңышы сугылган арпа басуына юлландык. „Дон—1500” һәм „Нива” комбайннарын „йөгәнләгән”, игенче эшен җиң сызганып башкарган Илдар Ахунов, Фиргать Кашаповлар суккан ашлыкны тәҗрибәле водитель Фәнил Рәхимов ындыр табагына ташып тора. Уңышы өлгергән чүпсез басуларны (алар күпчелекне тәшкил итә „Урал”да) турыга суктырып алганнар җәмгыятьтә.
Тезмәләргә салу ЖВН-6 ургычы ярдәмендә Марат Такаев җаваплылыгында башкарылган.
—Быел гына җәмгыятькә ике берәмлек комбайн алдык. Үз техникаң белән эшләүгә җитми инде. Читтән ярдәм көтеп яшәп булмый. Егетләр комбайннарны ремонтлап корып, басуга алып чыктылар. Эш барышында сафтан чыгып йөдәтмәделәр. Егетләрнең тырышлык билгесе бу, — ди җәмгыять директоры Илһам Мәрданов.
Бер үк вакытта чәчү эшләре дә алып барылган җәмгыятьтә. 350 гектар мәйданның 250 гектарына — арыш, 100 гектар мәйданына уҗым бодае чәчүне 4 сентябрь көнне төгәлләделәр.
Чәчү барышында ДТ-75 тракторы механизаторы Радиф Гарипов йөзләрчә гектар мәйданнарны иңләгән. Тракторга агрегатланган чәчкечтә язгы һәм көзге чәчүдә Гафиф Локманов, Руслан Мөхлисовлар ял белми эшләгән. Механизатор Дамир Галиев чәчүчеләрне орлыклык материал белән өзлексез тәэмин иткән.
Урып-җыю барышында таңны басуда аттырган, кояш баегач өйләренә кайткан ялан батырларына туклануны да кайгыртканнар. Рәмилә Нурисламова өлгерткән көндезге һәм кичке аш өчен ураллылар чиксез рәхмәтле.
Бөртекләп җыелган уңыш ындыр табагына кайтарыла. Склад мөдире Рәзиф Вахитов һәм аның ярдәмчесе Рөстәм Карамов вакытында җилгәреп, беренчел эшкәртү үткәргән ашлыкны келәтләргә урнаштыралар. Ашлык күпләп кайткан көннәрдә ындыр табагында эш төнге 3 сәгатькә кадәр дәвам итте, диләр „Урал”да.
Өлгергән уңышны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп җыеп алуны тәэмин иткән „Урал” җәмгыяте уңганнарын уртак нәтиҗә өчен тырышлык берләштерә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.


Читайте нас: