Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 сентябрь 2018, 16:10

„Урал” җәмгыяте директоры Илһам Мәрданов авылны яшәтү теләге белән яна

Авылда тормышны сүндермәү, киресенчә, аны күтәрү, тергезү теләге белән янып яшәгән замандашларым бар. Шуларның берсе — чикләнгән җаваплылыктагы „Урал” җәмгыяте директоры Илһам Мәрданов.

Авылда тормышны сүндермәү, киресенчә, аны күтәрү, тергезү теләге белән янып яшәгән замандашларым бар. Шуларның берсе — чикләнгән җаваплылыктагы „Урал” җәмгыяте директоры Илһам Мәрданов.
Соңгы елларда авылдашлары һәм район җитәкчеләре элекке күмәк хуҗалык базасында булдырылганның язмышын Мәрдановка ышанып тапшырып ялгышмады. Оештыру-хокукый формасы ничек кенә үзгәртелсә дә, авыл тармагындагы эшләрнең асылы үзгәрешсез кала. Алар иңендә илне икмәкле, итле, сөтле итү бурычы тора.
Агымдагы елда районда беренчеләрдән булып язгы чәчүгә „кул салган” ураллылар сынатмады. Кичә җәмгыятьтә булып, эш барышы белән танышып кайттык. Соңгы гектар мәйданнарда өлгергән бодай уңышы сугыла, янәшә басуда чәчү эшләре дәвам итә, ындыр табагында кайтарылган иген җилгәрелеп келәтләргә урнаштырыла. Кыскасы, Яңа Балтач авылында эш кайный.
—Таралганны җыюы авыр. Авылдан кешеләр дә чыгып китә. „Россия” җәмгыяте үрнәгендә авылларны тергезергә, күтәрергә иде, — ди авыл тормышын чын күңеленнән яратып, аның мәшәкатьләреннән өстен булып яши белгән замандашым.
Планнары матур, уйлары якты аның. Алга яңа адымнар ясап, башкалар ышанчын яулап эш итә белә. Бүгенге тормышта болары да ир-егетне бизәгән, аның булдыклылыгын күрсәткән асыл сыйфатлар.
(Җәмгыятьтәге эшләр барышы турында репортаж белән соңрак сайтыбызда таныша алырсыз).
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: