Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 сентябрь 2018, 11:54
Урак батырлары арасында моторлы Роберт Алекса алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре уңышлы бара. Бүген күпләрендә игелгән мәйданнарның яртысында өлгергән уңыш җыйнап алынган.
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре уңышлы бара. Бүген күпләрендә игелгән мәйданнарның яртысында өлгерән уңыш җыйнап алынган.
Урак батырлары арасында „Мотор” җәмгыяте комбайнчысы Роберт Алекса алдынгы урында бара. Үзе хезмәтләндергән куәтле „Акрос-590” комбайнында урып-җыю эшләренең беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр 11420 центнер иген уңышын җыел алды ул.
Уңганнар бар „Мотор”да. Сугылган игенне тынгы белмәс водительләр Александр Сидоров, Әлфрид Абдуллин, Вәсил Габидуллин ындыр табагына ташып торуны тәэмин итә.
—Алдагы ел уңышы өчен дә бүген нигез салына. Җәмгыятьнең 400 гектар мәйдан җирләренә арыш чәчү дәвам итә, — ди генеральный директор урынбасары Марсель Закиров.
Авыл кешесенең иң мәшәкатьле чорында вакыт белән исәпләшми, аңлашып һәм килешеп, килеп туган мәсьәләләрне урында үз көчләре белән җиңеп чыгуны алга алып тырышлык сала бүген моторлылар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде