Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 август 2018, 10:31

„Правда” җәмгыятендә уҗым культуралары уңышын җыюны төгәлләделәр

Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыятендә быелгы уракта ике комбайн басу кырларын иңли. Дүртенче сезон эшләгән „ПАЛЕССЕ” комбайнында Айрат Шакиров, тугызынчы сезонда өлгергән уңышны „ару” белми җыйнауда төп көчнең берсе булган „Нива” комбайнын хезмәтләндергән Рөстәм Суфияров белән ярдәмчесе Дамир Суфияровка эш фронты зур.

Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыятендә быелгы уракта ике комбайн басу кырларын иңли. Дүртенче сезон эшләгән „ПАЛЕССЕ” комбайнында Айрат Шакиров, тугызынчы сезонда өлгергән уңышны „ару” белми җыйнауда төп көчнең берсе булган „Нива” комбайнын хезмәтләндергән Рөстәм Суфияров белән ярдәмчесе Дамир Суфияровка эш фронты зур.
„Башкирская” МТСыннан килгән куәтле техника, Фәрдәт Бәдриев хезмәтләндергән „Челленджер” комбайны арыш, уҗым бодае уңышын җыйнап алуда тоемлы ярдәм күрсәткән.
Суфияровлар белән Шакировны Сәйтәк һәм Яңа Дүртекәй авыллары арасындагы басуда өлгергән арпа уңышын турыга суктырып алуга төшкән мәлләрендә очраттык.
—Арыш, уҗым бодае уңышын җыю җәмгыятьтә төгәлләнде. Бүген арпа уңышына төшәбез. 400 гектар мәйданда өлгергән уңышны җыеп алу бурычы тора. Суктырып алынган уңыш ындыр табагына кайтарыла. Комбайн бункерыннан бушатылган игенне ЗИЛ автомашиналарын хезмәтләндергән водительләр Зәнфир Шәймәрданов, Радис Гатиятов, Илүс Фәритовлар ындыр табагына ташуны тәэмин итә. Урак эшләрен оештыруга килгәндә, көнгә ике тапкыр итле кайнар аш әзерләнә. Төшем дә югары, көннәр явымсыз торганда, техника сафтан чыгып йөдәтмәсә, бездән эш калмас, — ди игенчеләр.
Төшем, дигәннән, арышның гектар куәте 25 центнер, уҗым бодае 22 центнер белән төшкән.
Мал азыгы хәзерләү эше тулысынча төгәлләнгән „Правда”да. Алдагы ел уңышына ныклы нигез салынган. 800 гектар мәйданга арыш һәм уҗым бодае чәчелгән. Аны тулысы белән җәмгыятьнең яшь, уңган механизаторы Наил Хәмәтнуров үзенә йөкләтелгән К-744 тракторына тагылган чәчү агрегаты ярдәмендә башкарып чыккан.
Җирләрне эшкәртми чәчүне еллар дәвамында практикалаган правдалыларның туңга сөрү кебек мәшәкатьләре юк.
Бер комбайнга уртача йөкләнеш 550 гектар туры килгән. „Правда” җәмгыяте басуларында, әйткәнемчә, иртә культураларны суктыру нигездә төгәлләнгән. Әлеге вакытта игенчеләрнең төп хезмәте — арпа, солы, тары басуларында.
—Тырыш, эшен яратып башкарган уңганнар эшенең нәтиҗәсе урак барышында күренә. Шунысы куанычлы, безнең игенчеләр намус белән, булсынга эшли. Алар эшкәрткән басулар да чиста, ел килешкәч, иген дә уңды. Һава торышы яхшы торганда, механизаторлар күбрәк эшләп калырга тырышалар. Вакытның һәр минуты исәптә,—дип игенчеләр адерсына җылы сүзләр әйтте җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидат Фәритов безне эш барышы белән таныштырып.
Иң мөһиме — техника ватылмасын, иген язмышы өчен көрәшкән игенче үзеннән торганны эшләр өчен тырышлыгын кызганмас.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Рәсемдә: (сулдан-уңга): Айрат Шакиров, Дамир Суфияров, Рөстәм Суфияров өлгергән арпа уңышын турыга суктыруга төшәр алдыннан.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Читайте нас: