Хөкүмәтебезнең 254 санлы карарына ярашлы, яңа оешкан һәм эшләп килгән авыл хуҗалыгы кооперативларына кире кайтарылмый торган грантлар бүлү тәртибе расланды.
Февраль аенда республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл кооперациясендә актив катнашучыларны ачыклау буенча информацион кампания үткәрде. Барлык районнарда да дип әйтерлек кооперативлар оештыру буенча инициатив төркемнәр булдырылды. Безнең районнан өч миллион сумлык грант алуга конкурста 5 инициатив төркем катнаша. Алар турында тулырак сөйләвен сорап кооперация буенча информация-консультация үзәге баш белгече Рөстәм Нәҗип улы НУРИСЛАМОВка мөрәҗәгать иттек.
—Бу грант авыл кешеләренә җиһазлар, авыл хуҗалыгы производствосында кулай кулланыштагы каркаслы модульле конструкцияләр сатып алырга булышлык итәчәк. Мисал өчен, элек колхозларда зур сәнәгать суыткычлары бар иде. Ә бүген шундый корылмалар булмау сәбәпле, районда яшәүчеләр һәм фермерлар үзләренең хезмәт җимешләреннән юк кына бәягә „котылырга” мәҗбүрләр.
Грант исәбенә мини сөт кабул итү пунктлары куярга, яшелчә саклагычларны, фасовка-каплау цехларын, авыл хуҗалыгы продукциясе реализацияләү буенча ваклап сату кибетләрен җиһазлап була.
—Конкурска кемнәр дәгъва итә ала? Фермерлармы, әллә гади шәхси ярдәмче хуҗалыклар дамы?
—Конкурска фермерлар да, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар да дәгъва итә ала. Болардан тыш, инициатив төркемгә шәхси эшкуарлар — ваклап сату, гомум туклану объектлары, транспорт оешмалары да керә ала.
Бер сүз белән әйткәндә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау, транспортировкалау, эшкәртү һәм реализацияләүдә турыдан-туры һәм туры булмаган катнашучылар барысы да анда катнаша ала.
—Элекке “Хәзерләүләр конторалары” кабат эшләп китәчәкме?
—Әйе, шулай дип әйтергә була. Тик бу “Хәзерләүләр конторалары” элеккечә дәүләтнеке түгел, ә конкурсантлар исемлегенә кертелгән инициатив төркемдә катнашучыларныкы булачак.
—Безнең районнан кооперативлар нинди конкурсларда катнаша?
—Балтачлылар трелек сую, сөт продукциясен фасовкалау, игенчелек юнәлеше, дару үләннәре җыю, яшелчә саклагыч төзү буенча конкурсларда катнаша.
—Конкурста канташуга гаризаны кая бирергә? Кайда мөрәҗәгать итәргә? Документларны нинди вакыт аралыгында кабул итәчәкләр?
—Конкурста ким дигәндә биш катнашучы кирәк. Алар белән билгеләнгән формадагы протокол төзергә, арадан бер вәкилне сайларга һәм җиһаздан үзләренә нәрсә кирәклеген хәл итәргә тиешләр. Аннан соң алар безгә, авыл хуҗалыгы бүлегенә (әгәр дә булса, информация-консультация үзәгенә) мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Ә бу проектны республика операторы — Башкортстанның авыл хуҗалыгы консультация үзәге тормышка ашыра. Ул Уфа шәһәрендә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасының 5нче катында урнашкан. Теләгән һәр кеше бу оешмага мөрәҗәгать итә һәм үзенең сорауларына җавап таба ала. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 347 292-93-71, 291-26-67, 8 347 53 2-00-75.
Документларны кабул итүнең актуаль срокларын шушы телефон номерлары аша аныкларга мөмкин.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Башланган эшләрегез уң булсын!
Аида ХӘЙРТДИНОВА язып алды.