Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 август 2018, 22:07

Балтачлылар төбәк “Кыр көне”ндә катнаштылар

Бүген Караидел районында үткән төбәк "Кыр көне"ндә, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә, Балтач районы делегациясе дә катнашты.


Караидел районын күпләр “Аюлар төбәге” дип күз алдына китерә.
Чынлап та, районның күпчелек мәйданнарын урманнар били. “Анда авыл хуҗалыгы бармыни ул. Караидел районының барлык сөренте җирләрен үлчәүгә салсаң, көньяк районнардагы бер зур хуҗалык мәйданын күләменнән артмас, мөгаен,”—дип фикер йөртүчеләр бар.
Бүген Караидел районын аграр секторга инвесторлар җәлеп итү өлкәсендә үрнәк итеп куялар. Әлеге вакытта районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә махсуслашкан 8 җәмгыять, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Бу ел уңышын җыеп алу өчен 17 мең гектарда бөртекле культуралар игелгән. 2019 ел уңышы өчен 4 мең гектарда уҗым культуралары урнаштырырга исәплиләр. Районда 10 ферма сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 3 ферма ит җитештерүгә махсуслашкан. Шартлы бер баш мал исәбенә 35 центнер азык берәмлеге хәзерләргә планлаштыралар. Районның аграр сәнәгать комплексы күп укладлы булуын бер сан исбатлый. Соңгы елларда районнан 22 фермер хуҗалыгы төрле программалар буенча гомум суммасы 72,5 миллион сумлык грант алган.
Гомумән, төрле программаларны, фән казанышларын производствода куллануны Караидел аграрийлары өстенлекле юнәлеш итеп саный. 2017 еола 2171 гектарда әче туфраклы басуларны известьлау үткәргәннәр. 9 миллион сумлык эш “Зуевское” җәмгыятендә башкарылган. Бу хуҗалыкны эшкуар Альберт Мөхәмәтьяров җитәкли. Предприятие электән таркалган ике хуҗалыкны үз "канаты" астына алган. Бүген биредә 45 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы испләнә. Хуҗалык 1200 баш герефорд токымлы маллар үстерү белән шөгыльләнә. Биредә җитештерелгән мраморсыман иткә ихтыяҗ зур. Җәмгыятьнең сәгатенә биш тонна җитештерү куәтенә ия катнашазык эшләү цехы бар. Шулай ук мал сую цехы эшли.
Төньяк районнарда урып җыю эшләрен оештыру мәсьәләсе тикшерелгән төбәк “Кыр көне” дә нәкъ шушы җәмгыять базасында үтте. Әлеге чара Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бусы быел оештырылган дүртенче “Кыр көне” икән.
Ачык һавада оештырылган аграр техника, үсемлекләрне саклау чаралары күргәзмәсе базар мөнәсәбәтләрен җайлауга, тәҗрибә уртаклашырга, эшлекле элемтәләрне киңәйтергә, отышлы килешүләр һәм контрактлар төзергә ярдәм итә.Күргәзмәдә игенчелекне, терлекчелекне үстерүнең заманча алымнары, үзенчәлекле яңа техника белән танышырга була иде. “Кыр көне”ндә катнашучылар өчен һәр экспозиция янында экскурсия оештырлды. Дистәләрчә компания вәкилләре бер мәйданда тәҗрибә уртаклашты. Кунаклар “Зуевское” җәмгыяте авыл хуҗалыгы культуралары игелгән тәҗрибә участоклары белән дә танышты. Киңәшмә үткән басуда Караидел районы буенча урып-җыю эшләренә старт бирелде.
Көньяк төбәкләрдә урып-җыю эшләре инде тулы куәтенә бара. “Үзәк МТС”ы директоры Илдар Насыров билгеләвенчә, предприятиенең 275 комбайны республика басуларында уңыш җыюда катнашачак. Әлегә Башкортстанның 60 хуҗалыгы, гомум мәйданы 60 мең гектардан уңыш җыеп алуга ярдәм күрсәтүләрен үтенеп предприятиегә заявка биргән. Балтач районы 930 гектардан уңыш җыеп алуга ярдәм күрсәтергә үтенеп, МТСка мөрәҗәгать иткән.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгын хезмәтләндерү, эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.
“Кыр көне”дә БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, аның урынбасары Павел Иофинов катнаштылар. Киләсе елда “Кыр көне”н үткәрү эстафетасын Борай районы кабул итте.












Читайте нас: