Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2018, 17:29

"Луч" җәмгыятендә урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара

"Луч" җәмгыяте игенчеләре ашлык суктыру эшләрен республиканың төньяк төбәкләре арасында беренчеләрддән булып башлап җибәрде.


«Луч» җәмгыяте игенчеләре уракка алдан аяк киенеп яхшы хәзерлек белән килделәр. Моны басу эшләре комплекслы баруыннан ук күрергә мөмкин. Хуҗалыкта урак бишенче көн дәвам итә. Әлегә техниканың берсе дә сынатканы юк.
Чәршәмбе көнне җәмгыятьнең Ташлы Елга звеносында да арышны тезмәләргә ега башладылар. Ә Тутагач звеносы кырларына бу көнне ашлык суктыру агрегатлары да чыкты. Быел район басуларында ашлыкның беренче бөртекләрен Феликс Демьянов һәм, ярдәмчесе Раил Әхмәтшин белән, Фирдус Мөхәмәтдинов суктырып алды.
Биш көн элек биредә арышны тезмәләргә еккан идек. Тезмәләрне бер тапкыр яңгыр да чылатты. Ләкин зыянлы түгел. Берничә көн дәвамында кыздырган кояш астында башаклар өлгерде. Ашлык суктыру агрегатлары көйләнешенә дә сүз юк. Комбайннар артыннан калган саламда суктырылмаган бер бөртек тә ашлык тапмыйсың,—ди звено җитәкчесе Җәмил Рамазанов, быелгы урак эшләре барышыннан канәгать булып.
44 гектар мәйдан биләгән „Турлагыр яны” басуы. Уңышны тезмәләр биеклегенә карап ук чамаларга мөмкин. Озак көттермәде, звено җитәкчесе белән сөйләнеп торган арада штурвал артындагы комбанчылар агрегатларының бункерлары тулуы турында „сөрән” салды. Комбайннар кабинасы түбәсендә сары ут янганын күрү белән, басудан ындыр табагына ашлык ташуга тәгаенләнгән ММЗ-554 водителе Өлфәт Даутов суктыру агрегатлары янына ашыкты.

—Арыш чәчү вакыты якынлашуы турында да онытмыйбыз. Түбән Сикияз звеносында 160 гектарда, файдалану вакыты чыккан, күпьеллык үлән басуларын сөрдек. 237 гектарда пар җирләрен инде икенче кабат эшкәртәбез. 10 августтан соң чәчүгә төшәргә исәп. Бүген суктырып алган арыш бөртекләрен орлык сыйфатында файдаланмаячакбыз. Безнең күчмә фондка салган чәчү материалларыбыз җитәрлек. Яңа уңыш фураж запасын тулыландырачак,—ди «Луч» җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, үсемлекчелек тармагында алда торган эшләр белән таныштырып.
Чәршәмбе көнне Тутагач звеносы ындыр табагында бу ел ашлыгының беренче көшеле пәйда булды.
Маллар саны ишле булганлыктан, җәмгыятьтә саламны да терлек азыгы сыйфатында файдаланырга туры килә. Аны җыеп алуны лучлылар озакка сузмый.

Саламны төргәкләргә җыеп кыскыч агрегатын хезмәтләндерүче механизатор Габдулла Шәйхлисламов комбайннар артыннан ук эшкә кушылды һәм минутлар эчендә, басуны көзге хозурлык төсенә күмеп, агрегат артыннан салам төргәкләре тезелде.

Ашлык суктыруга районда беренчеләрдән булып керешкән игенчеләрнең эше белән, район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов озатуында, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев танышты. “Луч” игенчеләре тырышлыгына хозурлануын белдереп, әлеге темпны төшерми, урып-җыюны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә югалтуларсыз башкарып чыгарга чакырды ул.
Җәмгыять игенчеләре алдында 1480 гектардан бөртекле культуралар уңышы җыеп алу бурычы тора. Моның 350 гектарын арыш били.
Читайте нас: