Балтач таңнары
0 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 июль 2018, 17:10
Балтач игенчеләре уракка төште
Район игенчеләре, былтыргыга караганда, уракка унбер көн иртәрәк төште.
Район игенчеләре, былтыргыга караганда, уракка унбер көн иртәрәк төште.
Быелгы табигать аграрийларны хәйран калдыра. Яз ахыры, җәй башында салкынча торган көннәр чәчү эшләрен беркадәр соңга калдырган иде. Ул гына түгел, былтыр арыш чәчү эшләренә дә хуҗалыкларда бер
кадәр соңлап тотындылар. Уракны да быел күпләр соңрак башланыр дип көтте. Ләкин июльнең кызу көннәре барын да төзәтте. Уҗым культуралары уңышы өлгерү вакыты аермасы, күпьеллык мәгълүматлар белән чагыштырганда, зур түгел.
Районда урак узган елгыдан
11 көнгә иртәрәк
башланды. Елдагыча беренчеләрдән булып „Луч” җәмгыятендә эшкә керештеләр. Бүген иртән механизатор Илнур Садретдинов Тутагач звеносынадгы „Турлак яны” басуына ургыч агрегатын алып чыкты. Берничә сәгать эчендә тәүге 10 гектарда арыш тезмәләргә ятты.
—Көннәр әлеге кебек эссе торса, атна ахырында ашлык суктыруга да төшәчәкбез. Комбайн паркы эшкә әзер,—ди җәмгыять директоры Марат Гадидуллин, урып-җыю эшләре кыска тотылачагына һәм уңыш мул булачагына өмет итеп.
Җәмгыять игенчеләре алдында 1480 гектардан бөртекле культуралар уңышы җыеп алу бурычы тора. Моның 350 гектарын арыш били.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Владимир Путин поздравил жителей Башкирии и её столицы с 450-летием Уфы
Владимир Путин менән Радий Хәбиров эш осрашыуы үткәрҙе
"Спорт - милләтара диалог һәм тынычлыкны ныгыту коралы"