—Быелгы урак җиңел булмаячак. Район игенчеләре алдында җиде мең гектардан артык мәйданнан уҗым культуралары, егерме биш мең гектардан артык мәйданнан сабанашлык икмәк культуралары уңышын җыеп алу бурычы тор. Бер комбайнга йөкләнеш 800 гектардан артык туры килә. Ничек кенә авыр, булмасын, булган комбайннар белән, шулай ук МТС техникасын җәлеп итеп, үстерелгән уңышны җыеп алып, алдагысына ышанычлы нигез салу—игенченең төп бурычы. Комбайннар паркы эзерлеген бергәләп тәэмин итәргә тиешбез,—диде район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фларит Хәбипов , комбайннарга техник карау үткәрүне оештыру буенча үткән киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Комбайннарга техник карау өлкәсендә үзара ярдәм күрсәтү максатында, бүген республиканың төньяк, төньяк,-көнчыгыш районнары дәүләт техник инспекцияләре начальниклары балтач җирлегендә киңәшмәгә җыелды. Алар 16 район вәкилләре. Кунакларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәләмләде һәм киңәшмә эшендә уңышлар теләде.
Район кырларында менә-менә урып-җыю эшләре башланырга тора. Көньяк төбәкләрдә инде уңыш җыюга керешкәннәр
Республика Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы Ренат Сәхи улы Галимов билгеләвенчә, техник карау үтмәгән бер генә агрегат та басуга чыгарга тиеш түгел. Чөнки бу хәвефсезлек белән бәйле. Юк-юк дигәндә дә, үзйөрешле машиналар катнашлыгында аварияләр теркәлеп тора. Быел гына 24 күңелсез очрак теркәлгән. Бигрәк тә, комбайннарны басудан басуга күчергәндә игътибарлы булу кирәк. Моның өчен алдан маршрутлар билгеләү урынлы.
Республика Хөкүмәте карары буенча Башкортстанда 1 июльгә комбайннар әзерлек сызыгына куелырга тиеш иде. Белокатай, Борай , Караидел, Кыйгы, Нуриман районнарында булган комбайннарның 42-74 проценты ашлык суктыруга әзер. Ә 24 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Балтач районында техник карау үткәрелгән комбайннар 6 процент кына тәшкил итә.
—Бүген Балтач районында бү күрсәткеч артачак. Чөнки районнар вәкилләре билгеләнгән урында мәйданчыкка куелган комбайннарга техник карау үткәрәчәк,— диде Республика Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы Ренат Галимов, киңәшмәнең практик өлешенә күчәр алдыннан.
Киңәшмәнең практик өлеше “Россия” җәмгятендә үтте. Биредә Куйбышев исемендәге кооператив, “Россия” “Агропродукт”, “Восток”, “Рассвет” җәмгятьләре, “Дилмиев”, “Фәмиев” индивидуаль преприятиеләре, Балтач төньяк көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы комбайннарын техник карау үткәрү мәйданчыгына куйды. Ундүрт берәмлек техника. Биредә Республика Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы крынбасары Илһам Шакиров комбайнчыларны суктыру агрегатла Республика Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы рын хәвефсез эксплуатацияләүгә кагылышлы таләпләр белән таныштырды. Мәсәлән, руль люфтының ике якка суммасы 20 градустан артмаска тиеш...Белгечләр билгеләвенчә, күпчелек очракта герметизация аксый.
Күргзмә сыйфатында “Россия” җәмгыятеннән Марат Кашапов хезмәтләндергән “Дон-1500” комбайнына карау үткәрелде. 1993 елда конвейердан чыгарылгнан агрегат. Моннан биш ел элек Дүртөйле районы Суккул ремонт-техник предприятиесендә комбайн үзгәртеп корып кайтарылган. Техник карауны ул уңышлы үтте. Гомумән, карауга куелган ундүрт комбайнның уникесендә эксплуатацияне тыярлык кимчелек табылмады. Районнардан килгән вәкилләр агрегатларны “энәсеннән җебенә кадәр” тикшерделәр. Бары ике комбайнның ургычлары гына төзек булмавы ачыкланды. Шулай ук киңәшмә барышында дәүләт техник күзәтчелек инспекцуиясенең мобиль эш урыны мөмкинлекләре күрсәтелде.
—Нәтиҗә бар. Калган хуҗалыкларга да тартылырга кирәк. Бүген комбайн паркын сафка бастыру өчен ким дигәндә ярты миллион сумлык чыгымнар тотыныла. Урып-җыю чорында уңыш, техниканы югалтуларга, кешеләр гмере өзелүгә юл куелмасын иде. Болар барысы да менә шул техник карау мәсьәләсенә җаваплы караудан башлана,—диде Республика Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы Ренат Галимов, киңәшмәгә йомгак ясаганда.
Комбайнчы Фларис Әхияров(“Россия” ), Рәвиз Шакиров (“Дилмиев ИП”), Рәфкат Низаметдиновка(“Рассвет”) агрегатларын карауга яхшы әзерләгәннәре өчен дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.