Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июль 2018, 13:55

“Рассвет ”та яшел урак темпын югары тоталар

“ Рассвет” җәмгыятендә яшел урак дәвам итә. Бу көннәрдә техник куәтнең күбрәк өлеше сенаж хәзерләүгә юнәлтелгән.

“ Рассвет” җәмгыятендә яшел урак дәвам итә. Бу көннәрдә техник куәтнең күбрәк өлеше сенаж хәзерләүгә юнәлтелгән.
Район буенча терлек азыгы күләмен, узган еллардагы запасны да исәпкә алып, шартлы бер баш мал исәбенә 40 центнер азык берәмлегенә кадәр җиткерү бурычы куелган иде. “ Рассвет” җәмгыятендә, кышкы чорда продукция җитештерүне тәэмин итү максатында, Иштирәк сөтчелек , Чишимә, Янактай авылларындагы терлекләр үстерү фермалары маллар өчен терлек азыгы хәзерлисе.
Марс Тукаев җитәкчелегендәге яшел уракчылар звеносы үз бурычларын уңышлы башкара. 600 гектарга якын мәйданнан җыеп алынган күпьеллык үләннәр яшел массасы уңышыннан бу көнгә 12мең центнерга якын сусыл азык, 6 мең центнер печән хәзерләнгән.
Әлеге вакытта Иштирәк сөтчелек фермасы азык базасы ныгытыла. Сусыл азык хәзерләү өчен яшел масса уңышын җыеп алуга билгеләнгән күпьллык үлән басуын “Sterh” төрендәге тагылма ике агрегат иңли.
Рөстәм Низаметдинов, Айнур Шәйхетдинов, Марс Тукаев, Раил Шәйхетдинов, Илдус Баграмов, Рөстәм Шакировлар, 15000 центнер сыешлы базны яшел масса белән тутырып каплау өчен тырыша. Ә механизатор Азат Шәрипов, Илсур Мирһаҗевларга баздагы сусыл азыкның барлык параметрлары буенча норомада булуын тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Басудан кайтарылган яшел массаны, трактор ярдәмендә, алар суты чыкканчы тыгызлап, таптап тора.
Бу көннәрдә һава шартлары да игенчеләргә яшел урак темпын югару тоту мөмкинлеге бирә.
Читайте нас: