Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль 2018, 12:27

Республиканың төньяк төбәге игенчеләре Балтачта „Кыр көне”нә җыелачак

26 июль көнне Балтач районы җирлегендә республиканың 16 район җитәкчесе һәм авыл хуҗалыгы тармаклары белгечәре катнашлыгында киңәшмә үтәчәк.



24 июль-7 август көннәрендә республиканың барлык табигать-климат зоналарында "Кыр көннәре" оештыру планлаштырыла. Кыр көненең беренчесе Миякә районында үтә. Анда урып-җыю эшләрен оештыру мәсьәләләре тикшереләчәк.

Балтачта зур киңәшмәгә 24 июль көннен җыелачаклар. Аскын, Балтач, Белокатай, Благовещен, Борай, Дуван, Калтасы, Краснокама, Караидел, Кыйгы, Мәчетле, Мишкә, Нуриман, Салават, Тәтешле, Яңавыл районнары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашлыгында үтәчәк “Кыр көне”ндә комбайннарга техник карау үткәрүне оыештыру мәсьәләсе каралачак.
(Фото редакция архивыннан)
Читайте нас