Терлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән кече фермер хуҗалыкларының күпчелегендә эшне шәхси ихата калыбында алып баралар. Ачыклап әйткәндә, алдынгы технологиягә нигезләнеп эшен оештырган кече хуҗалыклар сирәк. Ата-баба да сыерын печән, салам печән ашатып тоткан. Алар янында он да булса— ул сөт бирә, артыгын мәшәкатьләнергә кирәкми, диючеләр бар. Андый фикердәге фермерларның терлек азыгы ихатасында сусыл азыклар күрмисең. Ләкин мал-туарның аппетитын ачып җибәрү өчен сусыл азыклар да кирәк бит әле.
Көмьязыда эшләүче фермер Илнур Усманов сөтчелек фермасы азык базасын да күләмле азыклар гына тәшкил итә иде. Ә бу елдан эшкуар маллар өчен сусыл азыклар да хәзерләргә кирәк дигән карарга килде.
Бер караганда сусыл азыкларны хәзерләү мәшәкатьле һәм чыгымлы эш сыман. Аларны саклау өчен махсус баз кирәк. Йә булмаса сенаж, силосны җир өстенә тау сыман тыгызлап өеп, өстен ныклы материал белән каплап саклыйлар. Хәзер инде сенаж, силосны төргәкләрдә хәзерләү дә практикалана. Дөрес, моның өчен махсус корылма һәм төргеч материал таләп ителә.
Фермер Илнур Усманов та сенажны төргәкләп хәзерләүне хуп күрде. Моның өчен Польшада җитештерелгән „Tosia” төрендәге төргәкләгеч сатып алган. Техника чит илдә җитештерелсә дә, бәясе, чагыштырмача, кыйммәт түгел. Ә төргеч материал кыйммәтрәк, мәгәр. Бер бабинадагы пленка 7 сең сум тора икән. Ә бабинадагы материал 17 төргәкне төрергә җитә икән.
—Төргеч материалны Казан шәһәреннән алып кайтырга туры килде. Кыйммәтрәк тә соң. Аның каравы, башка төрле чыгымнар юк бит. Яшел массаны ваклап, транспорт чыгымнары салып, ферма ихатасындагы базга ташып тыгызлыйсы түгел. Төп эшләрне ярдәмчем Фәнис Әхтәриев белән башкарабыз. Улым Фәнис тә бу көннәрдә кул кушырып утырмый,— Илнур Усманов, хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү эшләре барышы белән канәгать булып.
Әлеге вакытта 50 гектарда игелгән күпьеллык үлән басуында эш бара. Биредә беренче ел файдалануындагы клевер кыры. Сенажны тулысынча технология буенча хәзерлиләр. Тезмәләрдәге үләннәрнең дымлылыгы 50-55 процентка калгач төргәкләгеч техника эшкө тотына. Калганын „Tosia” төргече эшли. Әзер төргәкләрне өлегә басу читенә чыгарып урнаштырганнар. Һәр төргәкнең авырлыгы тоннага якын. Берничә көн эчендә 200 төргәк сенаж хәзерләгәннәр. Бүген хуҗалыкта, кимендә, 150 тонна сусыл азык запасы бар дигән сүз.
—Йөз тоннадан артык печән тупларга планлаштырабыз. Җитмеш тоннадан артык запас бар инде. Күләмле һәм сусыл азыклар хәзерләү өчен 30 гектарда клеверны тезмәләргә ектык. Чәчүлекнең 17 гектарында клеверның орлыкларын суктырып алырга уйлап торабыз. Терлек азыгы запасын салам һәм фураж да тулыландырачак әле. Район буенча шартлы бер баш мал исәбенә 30 центнердан артык азык берәмлеге хәзерләү бурычы куелган иде. Без моны артыгы белән тәэмин итәчәкбез,—ди фермер, хуҗалыгында терлек азыгы базасы нык булачагына ышаныч белдереп.
Илнур Усмановның үз хуҗалыгын оештыруга инде дүрт ел тулган. Берничә ел эчендә кече хуҗалык ярыйсы тернәкләнде. Бүген ул 207 гектар җирдә эшли. Хуҗалык фермасында биш дистәдән артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Моның 23е савым сыеры. Бу көннәрдә фермер ярты тоннага якын сөт җитештерә.