Илдә гомум электрон ветеринар система гамәлгә керде. Яңалык мутлашуга чик куярмы? Бу хакта “Кызыл таң” гәзите үзенең сайтында бәян итте. Аграр җитештерүдәге бу яңалыкны сәүдә базары “уенчылары”ның берсе дә диярлек әлегә ныклап тоймады кебек. Әмма сатып алучыларны яңа үзгәрешләр хәйран калдырыр, мөгаен. Сүз электрон ветеринар сертификатлар турында бара. Яңа система “Меркурий” дигән исем астында эшләячәк.
Нәрсә соң ул “Меркурий” сертификаты һәм аның файдасын кемнәр күрәчәк? Аңлаешлырак итеп әйткәндә, бүген статусы ягыннан нинди сәүдә челтәрләрен яки базарларын алсак та, ветеринар күзәтү үз эшен тиешле дәрәҗәдә оештыра алмый иде. Продукциянең кайдан һәм кайчан алынуы, сыйфаты турында, аны сатучылар да, сатып алучылар да төгәл генә мәгълүматка ия була алмады. Чимал белән сәүдә итүче компанияләр теге яки бу белешмәне дәүләт ветеринария хезмәтләре аша алуга елына миллионнарча сум акча сарыф итте. Шул рәвешле, яңа системага күчү беренче чиратта ветеринар белешмә документларын әзерләү тәртибен катгыйландыру максатында эшләнә. Ул, шулай ук, азык-төлек товарлары арасында сыйфатсыз, фальсификацияләрне сәүдәгә чыгаруда зур киртә булып та хезмәт итәчәк. “Россельхознадзор”ның матбугат хезмәте әзерләгән белешмәдән күренүенчә, “Меркурий” системасын куллану елына Русиягә читтән 1,4 триллион сумлык легаль булмаган продукцияне кертүне чикләргә булышлык итәчәк.
Агымдагы елның беренче июленнән көченә кергән яңа система сәүдә базарларында нинди чагылыш табачак? “Меркурий” авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшчәнлегенә тискәре йогынты ясамасмы?
“Меркурий” системасын тизрәк куллана башларга кирәклеге турында ел башыннан ук сөйлиләр иде. Яңалык төрле бәхәсләрне дә куертып җибәрде. Әмма яңалыкның асылы мәгълүм булгач, аның сәүдә базарында да “революцион үзгәреш” ясаячагына ышандылар. Эш шунда ки, “Меркурий” системасы Русиянең барлык төбәкләрендә җитештерелгән махсус исемлектәге продукцияләрнең чыгышы турындагы мәгълүматны туплаячак. Җитештерелгән ноктадан кайда озатылганы һәм сатылганы шушы электрон системада теркәләчәк. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тиешле ветеринар белешмә документлары булырга тиешле продукцияләрнең исемлеген дә әзерләде. Анда барлык сөт продуктлары, барлык төр балык, йомырка, ашлык, үсемлек майлары һәм башка төр ризыклар урын алган.
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтү буенча федераль хезмәт эшләгән һәм тәкъдим иткән “Меркурий” системасы барлык төр кәгазь документлардан арынырга булышлык итәчәк. Исемлектәге нинди дә булса товарның электрон сертификаты булмау, әлбәттә, аларны шул төбәктәге яки читтәге сәүдә нокталарына тәкъдим итүне чикләячәк. Шуңа күрә, белгечләр, дәүләт ветеринария күзәтүе контро-лендә булган бөтен продукциянең дә җитештерүдән башлап эшкәртүгә кадәрге булган барлык этапларында да электрон ветеринар сертификат булырга тиеш, дигән фикердә.
Телгә алынган сертификатка ия булу өчен “Меркурий” системасында теркәлергә кирәк. Әлеге документны дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре генә түгел, ветеринария буенча аттестация үткән белгечләр, компания вәкилләре һәм шәхси малтабарлар да бирә ала. Шунысын да онытмагыз, аттестация үткән ветеринария белгечләре Авыл хуҗалыгы министрлыгы раслаган барлык про-дукцияләргә дә сертификат би-рүгә хокуклы булса, җитештерүчеләр һәм шәхси малтабарлар исә бары тик ветеринар-санитар экспертиза үткән, махсус эшкәртү аша узган, маркировкасы күрсәтелгән савытларда булган очракта гына рөхсәт бирә ала.
Башкортстан да бу мөһим чарага җитди әзерләнде. Тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча илдә җиденче урында торган төбәктә икеләтә җаваплылык тоялар. Чөнки Башкортстан соңгы елларда авыл хуҗалыгы продук-цияләрен күпләп башка өлкәләргә генә түгел, чит илләргә дә озата башлады. Икенчедән, республиканың үзенчәлеге дә шунда, җитештерелгән аграр тулай продукциясенең төп өлеше хуҗалык итүнең кече формаларына карый. Тармак министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, барлык категорияләр күрсәткечендә алар 60 проценттан артып китә. 2017 ел башына республикада 6,5 меңнән күбрәк фермер хуҗалыгы һәм 608 мең крестьян ихатасы теркәлгән иде. Әлеге үзенчәлекне исәпкә алганда, электрон ветеринар сертификация системасына “тетрәнү”ләрсез күчү аеруча мөһим, дигән теләктәләр тармак министрлыгында.
Әйтергә кирәк, әлеге карар көченә кергәнче, 1 июльгә кадәр бу системага 75,5 мең хуҗалык итүче субъект теркәлгән иде инде. Бу Дәүләт ветеринария күзәтүе контрольлек иткән товар әйләнешендә катнашучылар-ның 90 процентына якыны дигән сүз.
— Республиканың ветеринария хезмәте “Россельхознадзор” белән берлектә яңа системага күчү буенча җитди эш алып барды, — ди Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Биредә 1200дән артык дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре һәм 8300 чамасы хуҗалык итүче субъект вәкиле теркәлде. Алар тарафыннан ел башыннан меңнәрчә ветеринария сертификаты тапшырылды. Республикада ай саен уртача бер миллион документ әзерләнеп бирелә. Бу бик аз. Республикада яшәүче һәр кешегә бүлгәндә күрсәткеч 0,3 сертификаттан артмый. Ил төбәкләре арасында бу 26нчы урында дигән сүз.
Илшат Фазрахманов, шулай ук, аттестацияләнгән белгечләр әзерләү мәсьәләсе буенча да эшне җанландырасы барлыгын билгеләде. Башкортстан буенча алар 150ләп таләп ителә. Ягъни әлегедән тагын өч тапкырга күбрәк кирәк.
Соңгы елларда сәүдә базар-ларының “капкалары” киңрәк ачылу сәбәпле, республикага башка төбәкләрдән дә ит-сөт продукцияләре күбрәк керүе күзәтелә.
Озак еллар дәвамында сатып алучылар да продукция сайлаганда аның кайдан һәм кайчан килүен ризыкка беркетелгән белешмәдән генә ачыклый ала иде. Ә бит аларны бүгенге тех-нологияләр ярдәмендә күңелгә хуш килердәй дәрәҗәдә башка бренд үрнәгенә ияреп тә әзерләп була. Хәтерлисезме, башкаланың сәүдә нокталарында кай-берәүләр әллә кайчан туктаган Чакмагыш кошчылык фабрикасы тавыкларын сатып фашланды. Ни гаҗәп, “Чакмагыш тавыклары” һаман да күренгәләп кала. Ветеринар сертификатлар исә мондый мутлашуларга бөтенләй урын калдырмаячак. Бүген республикада “сөт проблемасы”н хәл итүгә дә әлеге система ярдәм итәчәк, дип уйлый белгечләр. Бигрәк тә киптерелгән һәм чимал сөтенең Башкортстанга кайдан һәм нинди сыйфатта кертелүен “Меркурий” ярдәмендә ачыклап булачак. Димәк, онлайн режимында республиканың кайсы эшкәртүче предприятиесе яки җи-тештерүче хуҗалыгы күпме күләмдә “коры сөт” белән эш иткәнен күзәтеп бару мөмкинлеге булачак. “Меркурий”ның тагын бер өстенлеге – камил система чимал эшкәртүче предприя-тиегә кайдан һәм күпме күләмдә чимал китерелүен һәм аңардан нинди ассортиментта продукция әзерләнүен, аларның күпмесе республика базарына чыгарылуын яки читкә озатылуын конт-рольдә тотарга мөмкинлек бирә. Монысы бик мөһим, чөнки без-нең республикада да фальсификат продукциясе белән “дан казанган” эшкәртүче предприятиеләр юк түгел. Ихтимал, “Меркурий” системасының асылына төшенү, аның мөмкинлекләрен өйрәнү байтак вакыт та таләп итәр. Ләкин, ничек кенә булмасын, җитештерүне контрольдә тоту һәм халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү юнәлешендә бу зур адым булып тора.
Әлбәттә, яңа система 1 июль-дән көченә керсә дә, аның беренче көннәрдән үк фәкать әлеге документ кысаларында гына эшләп китүе мөмкин түгел. Биг-рәк тә эре сәүдә челтәрләренә “Меркурий”га күнегү өчен билгеле бер вакыт кирәк булачак. Анысына да өстәмә карар нигезендә урын калдырылган.
“Россельхознадзор” чыганакларына караганда, ЕАЭС иллә-ренә караган дәүләтләр арасында да бердәм мәгълүмат мохите булдыру күз уңында тотыла. Бу бердәм электрон ветеринар системасының илләр арасында легаль булмаган терлекчелек продукциясен кертүне киметүгә һәм бер үк вакытта барлык дәүләтләрдә дә исемлектә булган азык-төлек сәүдәсен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Русия белән сәүдә хезмәттәшлеге ныгый барган Яңа Зеландия, Нидерландлар, Чили һәм Евросоюз белән дә электрон ветеринар сертификатлар нигезендә мөнәсәбәтләрне үстерү күз уңында тотыла.
— Электрон документ әйләнешенә күчү экспортны үстерүдә мөһим шартларның берсе булып тора, — ди “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Петров. — Ә инде соңгы унъеллыкларда Русия ит базарында эпизоотик хәлнең кискен торуы, гомумән, контрольлек итү функ-цияләрен киңәйтүне таләп итте. Дуңгызлардагы “африка түләмәсе”ннән бүген бер генә предприятие яки хуҗалык та биологик сакланыш хәвефсезлеген тәэмин итә алмый. Узган 10 елда Русия агросәнәгатьчеләре шушы афәттән дистәләрчә миллиард сумлык зыян күрде. “Меркурий” системасы белгечләргә терлекләрнең ил эчендә “күчеп” йөрүен күзәтергә, хәвефсезлекне тәэмин итәргә һәм куркыныч чыганак ачыкланганда, аны тиз арада юк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә сатып алучыга про-дукциянең “биографиясе” бик аңлаешлы итеп аның савытында биреләчәк.
Серле “Меркурий” планетасы белән яңа ветеринар электрон системасының нинди уртаклыгы булгандыр, аңлатуы кыен. Яңалык һәрвакыт авырлыклар, сынаулар һәм бәхәсләр аша юл ярып гамәлгә керә. Монысында әлегә аңлашылмастай һәм сәүдә “уенчыларын” үзара каршы куярдай таләпләр күзәтелми. Җитештерүче дә, эшкәртүче дә һәм сәүдә дә продукциянең “үтә-күренмәле” шартларда җитештерелүен һәм халыкка сыйфатлы продукция генә сатылуын тели. Моңа кадәр күп очракта уртак фикергә килә алмаучы-ларның бу юлы “Меркурий”ны хуплавы яхшы хәл. Аларны уртак теләкләр ни дәрәҗәдә һәм күпмегә берләштерер — анысын вакыт күрсәтәчәк.