Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июль 2018, 01:44

Балтач районы яшел уракчылары хуҗалыкларда терлек азыгы базасы ныгыта

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә шартлы һәр баш мал исәбенә 40 центнер азык берәмлеге булдыру максаты куелды. "Луч" җәмгыятендә яшел урак темпын кызу тоталар.

Июль аендагы җылы көннәр авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы хәзерләү эшләрен җанландырып җибәрде.
Район хуҗалыкларында барлыгы 19471 шартлы баш мал исәпләнә. Физик берәмлектә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 6300дән артык. Узган еллардан калган запасны да исәпкә алып, быел яшел урак чорында терлек азыгы базасын тагын да ныгытуга ирешеп, алдагы кыш айларында терлекчелек продукциясе җитештерүне өзлексез тәэмин итү максатлары өчен район буенча шартлы һәр баш мал исәбенә 40 центнер азык берәмлеге булдыру максаты куелган иде.
“Луч” җәмгыяте терлекләр саны ягыннан районда иң зур хуҗалыкларның берсе. Механизаторлар инде ун көн дәвамында терлек азыгы хәзерләү эшләрендә кайный. Ул арада яңгырлар да эштә тоткарлыклар тудырып алды.
Биредә ике звено. Печәнчеләр дә, сусыл азык хәзерләүчеләрнең дә максаты бер. Икмәк культуралары уңышы өлгергәнче печән, сенаж хәзерләү эшләрен төгәлләүгә ирешү өчен эшне кызу тоталар.
Терлек азыгы культуралары җәмгыятьнең чәчү структурасында 1900 гектар тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 1000 гектарда. Әлегә 150 гектарга якын мәйданнан яшел масса уңышы җыеп алынган. Әнвәр Шәйхуллин, Габдулла Шәйхлисламов, Газнәви Шәйхуллин, Өлфәт Даутов, Җәмил Вәлиәхмәтовлар тырышлыгы белән 200 тонна печән хәзерләргә өлгерәннәр.
Сусыл азыклар хәзерләү звеносы әгъзалары да берничә көн эчендә күзгә күренерлек күләмдә эш башкарды. Бүген күпьеллык үлән үскән басуларны ике берәмлек “Дон-680” урып-ваклагыч комбайны иңли. Дистәгә якын техника яшел массаны басудан фермага транспортлауга “җигелгән”. Илдар Фаманов, Леонид Байбулатов, Инзир Гарифуллин, Володя Русиев, Миңнехан һәм Илфир Галихановлар, Илмир Галиев Ташлы Елга авылы янында 64 гектар мәйдандагы басуда беренче ел файдаланудагы күпьеллык үлән уңышын җыеп алу белән шөгыльләнә. Ташлы Елга терлекләр үстерү фермасында мең тоннага якын спенаж туплаганнар. Биредә әлеге вакытта 140 баш тана үстерелә. Бу звенода эшне төгәлләп, яшел уракчылар бүген Түбән Сикияз фермасы азык базасын ныгытуга тотынды.
Фермаларда азык базасы нык булса, терлекчеләрнең кыш айларында кәефе яхшы булыр, дигән фикердә яшел уракчылар. Ә иң мөһиме, бүгенге тырышлык —икътисад ныклыгы. Хуҗалык сөтчелек тармагына карап яши бит.

Читайте нас