Балтач таңнары
+24 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Авыл хуҗалыгы
26 Июня 2018, 12:56
Балтач районы хуҗалыкларында җәйге мәшәкатьләргә ныклап күмелделәр
"Россия" җәмгыятендә бу көннәрдә тәүлегенә алты тоннага якын сөт җитештерәләр. Җәмгыятьтә итчелек тармагы нәтиҗәлелеген күтәрү өстендә дә эшлиләр.
Аграр сәнәгать комплексында, бигрәк тә терлекчелек тармагында, уңышлар хезмәт һәм терлекләрне асрау шартларын яхшырту исәбенә ирешелә. Аңа калса, бу көннәрдә тәүлегенә алты тоннага якын сөт җитештергән „Россия” җәмгыяте терлекчелек объектларында хәл-шарт лар болай да начар түгел иде
.
Җәмгыятьтә итчелек тармагы нәтиҗәлегеген күтәрү өстендә дә эшлиләр. Шул максат белән фермаларын төзекләндерү активлашып китте. Берничә ел элек Богдан сөтчелек фермасында маллар симертү максатлары өчен бер абзарны үзгәртеп корганнар иде. Әлеге вакытта Иске Тимкә сөтчелек фермасында шундый ук эш белән шөгыльләнәләр. Тик республика, федераль максатчан программаларын тормышка ашыру исәбенә башкарылган эш түгел бу. Җәмгыять дирекциясе терлекчелек объектын үзгәртеп коруга үз көченә ышанып тотынган. Төзелеш эшләрен урындагы ир-егетләр башкара. Рамил Гыйлемҗанов җитәкчелегендә хезмәт куйган Зөфәр Шакиров, Илнур Гыйлемҗанов, Илнур Аскаров, Айдар Гыйлемҗановлар алдында электән бозаулар үстерү өчен билгеләнгән абзарның башта үзгәртеп корып түбәсен ябу бурычы тора. Аннары бина эчендә бетон эшенә тотыначаклар. 85х14 метр зурлыгындагы абзарда 120 баш мөгезле эре терлек симертеләчәк. Малларны иркендә асрау проекты буенча үзгәртеп корыла бу объект. Төзүчеләр ике-өч ай эчендә үзгәртеп кору эшләрен төгәлләргә исәп тота.
Гомумән, хуҗалыкта җәйге мсәшәкатьләргә ныклап күмелгәннәр. Бер звено Иске Тимкә сөтчелек фермасыннан басуларга органик ашламалар чыгару белән шөгыльләнә.
Монысы Агыйдел шәһәреннән ярдәмгә килгән „Исхаков индивидуаль предприятиесе” эшчеләре.
—Берничә көн эчендә ферма территориясе тирес „тау”ларыннан бушап калды,—ди җәмгыять директоры урынбасары Ренат Гарипов, басуларга органик ашламалар чыгару звеносы әгъзалары эшеннән канәгать булып. Зөфәр Дәүләтшин, Әлфрит Исхаков, Руслан Нестеровлар тырышлыгы белән бу көннәрдә 200 гектардан артык мәйданда басуларга органик ашлама кертелгән. Монысы киләсе елда әйләнешкә кертеләчәк басу.
Ә быел җәй ахыры-көз айлары башында уҗым культуралары чәчеләчәк мәйданнар пар җир җирләрен эшкәртү эшләре тулы куәтенә бара. Механизатор Гыйндулла Миңнеголов, Фларис Әхияров бу көнгә 200 гектарга якын мәйданда сөрү эшләре башкарган.
Чәчүлекләрне тәрбияләүчеләр дә эшне кыска тоту максаты белән хезмәт куя. Көннәр явымсыз торганда чүп үләннәре баскан чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртеп калырга тырыша. Динар Кашапов, Илдар Аскаров, Илмир Төхвәтуллиннар алдында 600 гектарда „яшел янгын”га каршы чаралар күрү бурычы тора.
—Игенче чәчүлекләрне тәрбиячләү эшәрен Сабан туеннан соңга калдырырга тиеш түгел. Шунда гына тыныч күңел белән яшел уракка тотынырга мөмкин,—диләр җәйге һәр мәшәкатьнең мөһимлеген аңлаган Россия” җәмгыяте игенчеләре.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"