Авыл хуҗалыгы предприятиеләре янә мәшәкатьле чор алдында тора. Язгы чәчү эшләре төгәлләнүгә чәчүлекеләрне тәрбияләү, яшел урак кампаниясе дә җитте.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, әлеге вакытта хуҗалыкларда барлыгы 10 мең тонна азык берәмлеге запас бар. Былтыр аграрийлар 1,5 елга җитәрлек терлек азыгы туплаган иде. Ләкин запас булуы тынычланырга да ярый, дигән сүз түгел. Алдагы кыш айларында терлекчелек объектларында терлекчелек продукциясе җитештерүне тәэмин итү өчен шартлы һәр баш мал исәбенә 41,44 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куела.
Моның өчен барлык шартлар бар. Техника әзер. Яшел урак кампаниясе барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 228 берәмлек техника төрле эшләр башкарачак. Шулай ук шәхси хуҗалыклар карамагындагы 700гә якын берәмлек техника да яшел урак кампаниясе чорында эшкә “җигелер” дип күзаллана.
Иң мөһиме— безнең район хуҗалыкларында күпьеллык үлән чәчүлекләренең торышы яхшы.
Башкорт гыйльми тикшеренү институты лаборатория мөдире Асия Низаева билгеләвенчә, безнең районда күпьеллык чәчүлекләрнең сигез проценты гына озак еллар файдаланылган.
Калган мәйданнарның әле “чәчәк аткан” чоры. Белгечләр бер урында үскән клевер культурасын—2, люцернаны—4, кәҗә үләнен 4-6 ел файдаланырга киңәш итә. Галимнәр фикеренчә, күпьеллык һәм берьеллык үлән чәчүлекләрен берничә төр авыл хуҗалыгы культураларын катнаштырып урнаштыру югары нәтиҗә бирә.
Үсемлекләрнең чәчәккә бөреләнү, кайбер культураларның чәчәк аткан чорында яшел уракка тотынырга киңәш итәләр. Әлбәттә, темп югары тотылса яхшы.
Башкорт дәүләт аграр университеты туфрак фәне кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаянов билгеләвенчә, яшел урак һәм икмәк культуралары уңышын җыеп алу эшләрен бер вакытта алып бару мөмкин түгел.
Терлек азыгы хәзерләү эшләрен 25 июльгә төгәлләүгә ирешергә кирәк. Яшел массаны уңышын иртә срокларда бирә торган культуралар игү моңа ирешү мөмкинлеге бирер иде. Белгеч уҗым шепкәне үстерергә тәкъдим итә. Бу культура безнең шартларда май ахырына буй җиткереп чәчәк ата икән. Шулай ук Рәзит Нурлыгаянов сенажны төргәкләп һәм төреп хәзерләү отышлы булуын билгели. Азыкның бу төрен классик технология буенча хәзерләгәндә, эшкә дистәләрчә берәмлек техника җәлеп итәргә туры килер иде. Ә төргәкләрдәге сенажны 3-4 берәмлек техника ярдәмендә хәзерләргә мөмкин. Мәсәлән, трактор иртән 11:00 сәгатькә кадәр үләннәрне ега. Берничә сәгать үтү белән, тезмәләрдәге үләннәрне җилләтүгә тотына. Чималның дымлылыгы 55 процент чамасына җиткәч, үләннәрне җыеп төргәкләүгә тотыналар. Ә тәргәкләрне махсус материал белән төрүне белгеч азыкны саклау урынында башкарырга киңәш итә.
Хуҗалыкларның яшел уракка әзерлеге белән танышу максатында, еиңәшмәдә катнашучылар урыннарда булдылар. Киңәшмә эшендә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге начальнигы Юлия Кирилова катнашты.