Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 Май 2018, 16:57

Татарстанның Азнакай районында тәүлегенә 52 литр сөт бирә торган сыер бар икән!

Азнакайда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 52,5 литр сөт бирә торган сыер күрсәткәннәр. Бу турыда ул Инстаграмдагы үзенең битендә фото урнаштырган.

Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмда хәбәр иткән.
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында булып, басуларның торышы һәм төбәкләрдә язгы кыр эшләре барышы белән танышып кайткан.


Азнакайда Президентка 52,5 литр сөт бирә торган сыер күрсәткәннәр. Бу турыда ул Инстаграмдагы үзенең битендә фото урнаштырган, дип яза Интертат.
Сыер булгач шундый булсын ул. Сигез сыер асраганчы—симез сыер асра, дип юкка әйтмиләр бит

Читайте нас: