Ноу-тилл технологиясен безнең җирлек туфраклары өчен яраксыз дип хурласалар да, “Правда” җәмгыяте инде җирләрен сабан белән эшкәртүгә кире кайтырга җыенмый. Чөнки махсус агрегатлар ярдәмендә орлыкны җиргә турыга чәчүнең уңай нәтиҗәсен биредә елдан-ел ныграк тоялар.
Сүз юк, безнең җирлектә авыр туфраклар. Нәкъ менә шул туфракның физик үзенчәлекләрен исәпкә алып, правдалылар бу технологияне үзләштерүгә беркадәр шөбһәләнебрәк тотынган иде. Әйе, баштарак биредә гадәти булмаган технология буенча авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырылган мәйданнар киң түгел иде. Соңгы алты елда “Правда”да ноу-тилл ныклап үзләштерелә, ягъни игенчеләр планлаштырылган барлык мәйданнарны шушы алым белән чәчәләр. Ә нәтиҗә бар.
—Туфракның үзенчәлекләрен яхшыртуга ирешкәч, җирләребезне сөреп, җиде-сигез ел эчендә ирешкән уңышларыбызны югалтасыбыз килми. Туфракның структурасы яхшырды. Гумус микъдаре беркадәр артуы да күзәтелә. Әлбәттә, чәчүдән соң безнең басуларның әлләни күркәмлеге юк. Чөнки җир өстендә салам калдыклары күрергә мөмкин. Аның каравы, атна-ун көн үтүгә кырларыбызның күренеше сөреп чәчелгән басулардан һич аерылмый,—ди җәмгыять директоры Фидат Фәритов, гадәти булмаган технология буенча эшләү өлкәсендә ирешкән уңышлары белән уртаклашып.
Ноу-тилл юнәлешендә эшләрен камилләштерү максатында, янә бер агрегат сатып алганнар. Хәзер, җирләрен чылбыр-роторлы тырма ярдәмендә эшкәртеп чәчмәкчеләр.
Чамадан тыш коры килгән елларда да “Правда” җәмгыятенең уңышсыз калганы юк. Мәсәлән, күпләр басуда салам калдыкларыннан ничек тә котылу ягында булса, монда аны ничек тә җирдә күбрәк калдырырга тырышалар.
—Органик ашлама сыйфатында җирне тулыландырган салам калдыклары, агроном исәпләүләренә караганда, басуларыбызга кертелгән ике миллион сумлык минераль ашламалар күләменә тиң. Ә дым ягына килгәндә, басуда иң кирәк чагында, салам калдыклары аны һавага очудан саклый. Урманга кергәч игътибар иткәнегез бармы? Коелып, җиргә түшәлгән яфраклар астында җәйге утыз градустан югары эсседә дә дым югалмый бит,— ди җәмгыять директоры, ноу-тиллның өстенлекләрен исәпкә алып.
“Правда”да булганнан соң җирнең кадерен белүчеләрнең эшен күреп сокланасың. Көз айларында җәмгыятьнең барлык басулары камыл, салам калдыклары астында. Мондагы кара туфрак җирне кар каплаганчы көчле җил белән һавага күтәрелеп очмый, язын кар сулары белән болганып, билгесез юнәлештә агып китми. Игенчеләр туфракның механик составын тагын да җиңеләйтү, аның уждырышлылык сыйфатын күтәрү ягында.
Әлеге вакытта механизатор Наил Хәмәтнуров, ярдәмчеләре Радис Гатиятов, Фрид Бадамов, Радик Ахунов, Владимир Бадамов белән сидерат өчен үлән катнашмасы чәчү эшләре белән мәшгуль.
—Бодай, арпа, вика һәм рапсны катнаштырып чәчәбез. Уҗым культуралары чәчәргә бер ай вакыт калгач, сидерат культуралары үскән басуны гербицидлар белән эшкәртеп арыш яки уҗым бодае чәчәргә исәп тотабыз,—ди Фидат Фәритов игенчелекне камилләштерү юнәлешендәге максатлары белән уртаклашып.
Җәмгыять игенчеләре быел ноу-тилл технологиясе буенча 2100 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырачак. Язгы чәчүне инде ахырына якынлаштырып киләләр.