Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2018, 17:19

“Меркурий” системасында теркәлергә өлгермәгән Балтач эшкуарларын эшне озакка сузмаска чакыралар

2018 елның 1 гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керде. Аны тулысынча гамәлгә ашыру вакытын беркадәр кичектереп килделәр. Ә агымдагы елның 1 июленнән сертификаөия тулысынча көченә керә.

2018 елның 1 гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керде. Аны тулысынча гамәлгә ашыру вакытын беркадәр кичектерделәр. Ә агымдагы елның 1 июленнән терлек продукциясе җитештерү челәр һәм бу төр продукция белән сәүдә итүчеләр, „Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлмәгән очракта, эшчәнлекләрен дәвам итә алмаячак. Электрон ветеринария сертификациясе турында тулырак мәгълүмат бирүне кызыксынып редакция хезмәткәре район ветеринария станциясе әйдәүче ветеринария врачы Рита Ансар кызы Әминевага берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
* * *
—Рита Ансаровна, тәүдә электрон ветеринария сертификациясенең максатларын билгеләп үтик!

– Ветеринария озату бара торган документларын яңа тәртиптә башкару, ягъни электрон сертификация Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының 2016 елның 27 декаберндәге приказына ярашлы тормышка ашырыла. Терлектән алынган ит, балык, сөт, бал, йомырка һәм башкаларны кәгазь рәвешендәге ветеринария озату документлары белән кулланучыга җиткерү тарихта кала.
Электрон сертификатта продукция турында барлык мәгъ­лүмат языла һәм «Меркурий» электрон системасы ярдәмендә, кирәкле мәгълүматны тиз арада табып булсын өчен бердәм база булдырыла
Әлеге вакытта безнең районнан 73 юридик берәмлек, 68 индивидуаль предприятие, 200 шәхси хуҗалык теркәлде. Теркәлү үтмәгәннәр шәхси хуҗалыкларны, башка индивидуаль предприятиеләрне электрон сертификация системасына тоташырга чакырабыз. Бу ипи пешерү, кондитер әйберләре җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләргә дә кагыла. Чөнки аларның продукциясендә йомырка кулланыла.
Кыскасы, товар китерүче элекке кебек товар-транспорт накладная кәгазе белән генә колбаса, сөт, йомырка, балык һәм башка продукцияне кибеткә калдырып китә алмый.
—Димәк, кибет тә „Мерукрий” системасында теркәлгән булырга тиеш?
—Әлбәттә. Киетләр генә түгел, ашханә, кафелар, аш-су әзерләү блогы булган мәктәпләр дә бу системада теркәлгән булырга тиеш. Теркәлмиләр икән, аларга теге яки бу продукция барып җитмәячәк.
– Электрон сертификация­нең өстенлекләрен билгеләп үтү дә урынлы булыр.
—Ачыклап әйткәндә, электрон сертификация продукцияне башыннан ахырына кадәр күзәтү юлы. Мәсәлән, мал-туар ихатада йөгереп йөрегән көннәреннән алып, суелганнан соң ит булып кулланучыга җиткәнче күзәтү астында булачак. „Меркурий” системасы ялган товарны кисәтү юлы да. Ягъни Украинада җитештерелгән итне Русия прордукциясе дип сатып булмый.
.Электрон сертификация терлекчелек продукциясе җитештерүне тәртиптә тоту, җитештерелә торган азык-төлекнең сыйфатын тәэмин итү дигән сүз ул.
—Ихатада үз ихтыяҗларың өчен үстергән мал-туарга да сертификат кирәкмидер бит?
—Үз гаилдәсен генә ит продукциясе белән тәэмин итү өчен ихатада мал суела икән, ул очракта электрон документ таләп ителми Ә инде шәхси хуҗалыкта үстергән бозауның итен сатарга алып барырга уйладың икән, ул вакытта хайван махсус сугым чалу пунктында гына суелырга тиеш. Анда ул ветеринария таләпләренә ярашлы суела, экспертиза ясала, дәүләт ветеринар хезмәтендә эшләүче мал табибы шунда ук электрон документ форматына күчерә һәм шуннан соң итне сатарга рөхсәт ителә.
—Сүз уңаеннан электрон чиплар турында да берничә сүз!
—Электрон чиплар турында сүз кузгалгач халык күңелендә бер төрле шик барлыкка килә. Малларга да салым салырга уйлыйлардыр, шуңа ихатадагы һүәр ткерлекне исәпкә куялардыр, ди уйлыйлар. Ләкин бу гамәл салым белән бәйле түгел. Халык мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендлә эшләнә. Мәсәлән, былтыр Туймазы, бүздәк районнарында тилдчә авыруы белән проблема килеп чыкты. Зыян күргән хуҗалыклар компенсация алдылар. Менә шундый гадәттән тыш хәлләр очракларында компенсация бары тик биркаланган маллар өчен генә биреләчәк. Ихъаталарындагы мал-туарларына электрон биркалар урнаштыру мәсьәләсенә шәхси йортлар хуҗалары җаваплы карасын иде.

Әңгәмәдәш: Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Читайте нас: