Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2018, 12:24

Балтач сорт сынау участогы басуларында язгы мәшәкатьләр

Балтач сорт сынау участогы уңганнары Мәгъдән Вәлиев, Дамир Мөбәрәков чәчү алды культивациясе эшләгән мәйданнар өлгерүгә унынчы май көнне сорт сынаучылар чәчүгә төштеләр.

Балтач сорт сынау участогы уңганнары Мәгъдән Вәлиев, Дамир Мөбәрәков чәчү алды культивациясе эшләгән мәйданнар өлгерүгә унынчы май көнне сорт сынаучылар чәчүгә төштеләр.
Ике көн эчендә арпаның Саша сортын урнаштырды алар.
Уникенче май көнне бодайның өч ел дәвамында үрчетү питомнигында сынаулар үткән Екатерина сортын чәчтеләр.
Ахуньян Мусин агрегаты эшне кызу тота. Зөлфәт Гарифуллин бөртекләрнең тигез төшүе һәм урнашуы өчен җаваплы. Заправкалау техникасын хезмәтләндергән Денис Хәмәтшин да эштә өзеклеккә юл куймый.
Бөтреклеләр урнаштырылган мәйданны МТЗ-82 тракторына тагылган каток ярдәмендә Илфир Кыямов катоклый.
—Агрономнар Наил Закиров, Рәфис Галиханов эшне контрольдә тота, — ди җәмгыять директоры Фоат Галинуров.
Читайте нас: