Игенче язгы басуда җиң сызганып эшкә тотыныр көннәр быел бик көттереп килде. Мондый шартларда кыр эшләре темпын югары тоту белән генә агротехник вакытка сыярга мөмкин. „Россия” җәмгыяте механизаторлары шуны истә тотып, чәчелгән мәйданнарны көн саен йөзләрчә гектарда киңәйтә баралар.
—12 май көнне чәчүгә төшкән идек. Ике көн эчендә 330 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырдык,—ди управляющий Ринат Гарипов, җәмгыятьтә язгы кыршләре барышыннан канәгать булып.
Бүген җәмгыять басуларын төрле маркадагы дүрт чәчү агрегаты иңли. „Агромастер” чәчү комплексларын хезмәтләндергән механизатор Фларис Ахияров, Фигать Әхмәтҗановлар бу көннәрдә вика катнаш бодай чәчү эшләре белән мәшгуль. СЗ-5,4 чәчү агрегаты механиазтор Рәшит Каюмовка йөкләтелгән. Ярдәмчеләре Рамил Кәлимуллин, Айбулат Әюповлар белән арпа чәчү эшләренә „җигелгән”.
СЗ-3,6 базасындагы чәчкечләр өчен туфракны Гыйндулла Миңнеголов, Гадынан Мөхәмәдуллин, Айбулат Хәмәтхановлар эшкәртә. Былтыр кукруз үстерелгән басуны дискалы тырма ярдәмендә эшкәртсәләр, калган мәданнарда ясссы төрәнле агрегатлар эшли. Туфракка КПЭ-3,8 культиваторы ярдәмендә эшкәртү үткәрәләр.
—Кукуруз яхшы элгәр дә соң. Аның артыннан басу чүп үләннәреннән чистарып кала. Кызганычка каршы, соңгы еллардагы кыйммәтчелек бу культурадан ваз кичәргә мәҗбүр итә. Бердән, орлыклары кыйммәт. Вегетация чорында рәт араларын эшкәртергә кирәк. Ягулык-майлау материаллары да арзан түгел. Быел кукрузны йөзләрчә гектарда урнаштыра алмаячакбыз. Сусыл азык чималын тәэмин итү максчатында вика катнаш бодай чәчүлекләрен киңәйттек,—ди Ринат Гарипов, быелгы язгы кыр эшләре үзенчәлекләрен исәпкә алып.
Былтыр кукуруз үскән басуда бүген бодай чәчәләр. Механизатор Гаетхан Шәйнуров, ярдәмчеләрек Азамат Кашапов, Илназ Шәйнуров, Алмаз Әбделхаковлар белән ике көн дәвамында шушы басуда эшли.
Бер караганда игенчеләр алдында эш фронты киң сыман. Җәмгыять басуларында 1400 гектарда язгы чәчү үткәрергә планлаштыралар. Әлеге темп сакланса, „Россия” игенчеләре язгы кыр эшләре бер атна эчендә җиңеп чыгачак.
Узган атнаның шимбә көнендә Балтач райрнында язгы кыр эшләре барышы белән Башкортстан Республиикасы Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов танышты. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, аввыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов озатуында вдомство башлыгы „Правда”, „Луч” җәмгыяте, Куйбышев исемендәге кооператив, Балтач дәүләт сорт сынау участогы басулары буйлап сәяхәт кылды. Балтач районында, республиканың төньяк-көнбатыш башка төбәкләрендәгегә караганда, язгы кыр эшләре темпы күпкә югарырак булуын билгеләде.