Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 Май 2018, 20:56
Балтач районы игенчеләре чәчүгә төште
Бүген, районда беренчеләрдән булып, "Урал" җәмгыятендә чәчүгә төштеләр. Механизатор Рәдиф Гарипов тәүге буразналарны сызды.
Һава шартлары язгы кыр эшләренә ныклап тотынырга форсат бирми. Быелгы май ае җылы көннәрен бик саран өләшә. Аның каравы, явым-төшем берсе көн саен җирне дымга тулыландырып тора.
Басуда туфрак бик көттереп өлгерә. Күп елларда бу вакытта иртә өлгерә торган авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне төгәлләгән хуҗалыклар да була торган иде. Ә быел безнең районда чәчүгә башлап 7 май көнендә төштеләр. Тәүге буразналарны “Урал” җәмгыяте механизаторы Рәдиф Гарипов сызды. Ярдәмчеләре Гафиф Локманов, Рөстәм Карамов, Фиргать Кашаповлар белән эшкә башлап тотынган көнне илле гектарга якын мәйданда солы урнаштырырга өлгерде.
—Туңга сөрелгән мәйданнар киңлеге ягыннан мактана алмыйбыз. Биредә электән күпьеллык үлән басуы иде. Күпчелек басуларда туфракны дискалы тырмалар ярдәмендә эшкәртеп, язгы басуда 700-800 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урныштырырга планлаштырабыз,—ди җәмгять директоры Илһам Мәрданов, алда торган эшләр белән таныштырып.
Районда чәчүгә беренче булып тотынган хуҗалыктагы эшләр барышы белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев танышты һәм чәчүне мөмкин кадәр тизрәк, яхшы сыйфат белән башкарып чыгу бурычы куйды
.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши