Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 Май 2018, 11:46

Балтачта дуңгызларның африка тагуны авыруына каршы профилактик чаралар көчәйтелә

Район Хакимияте 622/04 санлы карары белән, Балтач районында дуңгызларның африка тагуны авыруын профилактикалау чараларын көчәйтү максатында, комплекслы чаралар планын тәсъдыйк итте.

Дуңгызларның африка тагуны авыруы теркәлгән төбәкләр географиясе киңәя.


Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы, Белгород, Чиләбе өлкәләре дуңгызчылык тармагы объектларында вирус теркәлүе мәгълүм. Чир аеруча куркыныч авырулар категориясенә кертелгән. Ул кыска выакыт эчендә күп санда терлекләр үлеменә китерә.


Моңа юл куймас өчен, район Хакимияте башлыгының 27 апрельдәге 672 санлы боерыгына ярашлы, профилактик чаралар көчәйтелә. Ә 20 апрель көнендә район Хакимияте 622/04 санлы карары белән, Балтач районында дуңгызларның африка тагуны авыруын профилактикалау чараларын көчәйтү максатында, комплекслы чаралар планын тәсъдыйк итте.
Русиядә ул беренче тапкыр 2008 елда теркәлгән иде. Аның вирусы , нинди яшьтә булуына карамастан, барлык кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый. Кешеләр өчен бу авыру куркыныч түгел. Бу чир беренче тапкыр Монгомери дигән авыру сыйфатында билгеле була. Ә Көньяк Африка территориясендә баш калкыткан авыру ХХ гасыр башында африка тагуны булып таныла.



Дуңгызларның африка тагуны авыруының билгеләре һәм тулырак башка мәгълүмат белән "Балтач таңнары" гәзите битләреннән, район ветеринария станциясе әйдәүче ветеринария врачы Булат Габдуллин язмасында танышырга мөмкин.
Читайте нас: