Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 апрель 2018, 17:38

Балтач районында язгы кыр эшләренә керештеләр

Елдагыча район җирлегендә язгы кыр эшләрен “Луч” җәмгыяте игенчеләре башлап җибәрде

Апрель ае уңайлы һава шартлары белән куандырмады. Урыны белән, әле һаман да җирдә кар ята. Хәер, басуларда инде туфрак өлгерән мәйданнар да бар.

Игенче бу көннәрдә язгы кыр эшләре тулы куәтенә барган елларны да хәтерли. Язгы кыр эшләре тарихында чәчү эшләре 1 майга төгәлләнгән мисаллар да юк түгел.
Соңгы елларда районда басу эшләренә апрельнең соңгы ункөнлегендә керешәләр. Быел кыр эшләре соңлап башланды дигән нәтиҗә ясау дөрес булмас та, мөгаен. Моннан дүрт ел тырмага хәтта бер көн соңрак төшкәннәр иде.
Елдагыча район җирлегендә язгы кыр эшләрен “Луч” җәмгыяте игенчеләре башлап җибәрде. Механизатор Филгат Сафетдинов Тутагач звеносында, туфрак өлгерән участокларны сайлап, күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмата башлады. Звено басуларында бу эшләрне барлыгы 200 гектарда башкару бурычы тора. Механизатор берничә сәгать эчендә 27 гектар мәйдан биләгән “Чокал тау басуы”н эшкәрткергә өлгерде. Шулай ук бу звено басуларында 70 гектарда уҗым культураларын тырматасы һәм чәчүлеккә минераль ашламалар кертәсе бар. Ә язгы чәчү 350 гектарда башкарылачак.
—Бүген көннең икенче яртысында механизатор Финат Зайдуганов дым каплату эшләренә дә тотыначак. Шулай акрынлап звено басуларында язгы эшләр көннән-көн темп алыр, дип уйлыйм,—ди звено җитәкчесе Җәмил Рамазанов, үзенә йөкләтелгән участокта язгы кыр эшләре оешканлык белән үтәчәгенә ышанып.
“Луч” җәмгыятендә быел язгы кыр эшләре кампаниясендә барлыгы 1200 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырырга планлаштыралар. Бөртекле культураларга 900 гектарда урын бүленә. 350 гектардагы уҗым культураларының, кимендә, 150 гектарына минераль ашламалар кертергә исәплиләр.

“Луч” җәмгыятендә терлекчелек тармагы җәйге лагерьларын малларны кабул итәргә эзерләргә дә тотындылар.
Читайте нас: