Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2018, 16:13

Балтач игенчеләре язшы кыр эшләренә күмелергә старт көтә

Быел язгы кыр эшләре чорында район басуларында 34363 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырылачак. .

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Хәер, кайбер елларда апрельнең бу көннәрендә аерым хуҗалыкларда туфрак өлгергән басуларда инде дым каплатуга, күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмату эшләренә төшәләр иде.
Быел район басуларында эшләр соңлабрак башланачагы күренеп тора. Бер караганда җирнең кардан ачылуы тоткарлануы, туфрак өлгерүе беркадәр соңлавы игенчегә техниканы сафка бастыру һәм әзерлек фронтында башка эшләрне тулыарк аткару мөмкинлеге тудырды сыман.
Шулай да язгы кыр эшләре алдыннан үткән агрономик киңәшмәдә катнашкан Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы урынбасары Илһам Шакиров билгеләвенчә, яз соңлый, ә үсемлекләрнең вегетация чорын беркем дә кичектерә алмый. Агротехник вакытка сыю өчен ныклы әзерлек кирәк. Безнең шартларда язгы кыр эшләрен ике атнадан артык сузарга ярамый.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, әзерлек фронтында эшләре көрчек чигндә түгел, шул ук вакытта хәлләр яхшы дип әйтеп тә булмый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге тракторларның 71 проценты техник карау үткән. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен кирәкле күләмнең 75 проценты күләмендә ягулык-майөлау материаллары тупланган. Хуҗалыкларда узган елда тупланганның чиреге күлмендә минераль ашламалар запасы бар. Орлыкларны агулау бурычы тора. Булган чәчүлек материалларының ун процентын элита орлыклар тәшкил итә. 8700 гектарда урнаштырылган уҗым культуралары чәчүлекләренең уңышлы кышлап чыгуы да зур плюс.
Районның Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге Баш агрономы Фәрит Солтанов биргән мәгълүматларга караганда, быел район басуларында 34363 гектарда язгы чәчү үткәрү планлаштырыла. Сабанашлык икмәк культуралары чәчү структурасында 26300 гектарда урын алачак. 2300 гектарда майлы культураларга урын бүленә. Моның 1300 гектарын рапс чәчүлекләре биләячәк.
Яз бүген соңлый. Ә алдагы көннәр ничек киләчәге табигатьнең үз кулында. Синоптиклар май аенда һава температурасының нормадан югарырак булачагын фаразлый. Шулай ук, фаразларга караганда июль аенда көннәр коры һәм эссе торачак дип көтелә. Башкортстан гидрометеорология үзәге фаразларыннан чыгып, белгечләр игенчеләрне язгы кыр эшләрен дым саклау технологияләренә нигезләнеп оештырырга киңәш итә.
Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчеләрендә беркадәр төшенкелеккә бирелү дә бар. Чәчәр алдыннан, әлбәттә, җыеп алуыңны күз алдына китерәсең. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә комбайн паркы белән хәл авыр. Узган елда урып-җыю эшләре бик авырлык белән башкарып чыгылды. Шуларны уйлаганда, быел чәчеп мәшәкатьләнү кирәкме, дигән сорау куючылар да бар.
Чынлап та складлар бүген ашлык белән тулы. Хуҗалыклар аны отышлы бәяләрдә сата алмады. Район Хакимияте авыл хуҗалыгы бүлеге баш экономисты Рөстәм Фәтхиев чыгышынан да ачык күренде бу. Агымдагы елның беренче кварталында авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча 43 миллион сумга якын табыш алынса, моның 30 миллион сумы—сөтчелек, 7 миллион сумы итчелек тармагы өлешенә туры килә. Ә язгы кыр эшләре чорында эшләрне оештыруга килгәндә, район буенча бер центнер ашлыкны 440 сумга җитештереп, һәр гектардан 15 центнер уңыш алу өчен гектар исәбенә 4700 сумлык чыгымнар салу күз уңында тотыла.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен үзәк район больницасында авыл эшчәннәренә медицина каравы кыйммәткә төшүе дә борчый. Бүген бер механизаторның, медицина каравы үткәртеп, эшкә яраклылыгын билгеләү өчен 1620 сум түләргә кирәк! Гомумән, киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз та үзәк район больницасы эше беән канәгать булмавын белдерде.
Шулай да, бүген складлар ашлык белән тулы булуына карамый, чәчәргә туры киләчәк. Булган проблемаларны басу эшләренә тотынганга кадәр хәл итеп, җаваплы кампанияне авырлыкларсыз гына аткарып чыккан игенчегә күтәренке кәеф белән Сабан туйларын каршыларга насыйп булсын дигән теләк җиткерелде киңәшмәдә.

Читайте нас: