Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 апрель 2018, 17:18

Балтачта үткән вебинарда кооперация –кече хуҗалыкларны үстерүнең төп ноктасы булырга тиешлегенә басым ясалды

Балтач районында авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру юнәлешендә эш уңышлы баруын билгеләп, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы мәгълүмат консультация үзәге директоры урынбасары Ренат Мамаев район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка Рәхмәт Хаты тапшырды.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы хөкүмәтләре тарафыннан максат итеп куелган—авыл җирлекләрендә кооперативлар оештыру эше безнең районда узган елда башлангыч алды.
Сүз юк, 1990 еллар башында илнең күп төбәкләрендә күмәк хуҗалыкларны таркаттылар. Алар урынында вак хуҗалыклар барлыкка килде. Тик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән кече хуҗалыкларның барысының да эшләре көйле бармый. Гадәттә, продукцияне сату өлкәсендә кыенлыклар килеп туа. Кооперативларның максаты менә шул кыенлыкларны бердәмлек белән хәл итүгә корылган. Уйлап карасаң, Русия 1990 елларда колхозларын таркатты, ә капиталистик дөнья нәкъ шул еллардан алып ныклап берләшүгә юнәлеш алды.
Табыш китерү проектларын тормышка ашыру программасы мәсьәләләре тикшерелгән вебинарда Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы мәгълүмат консультация үзәге директоры урынбасары Ренат Мамаев билгеләвенчә, бүген Германиядә бер-бер кооператив кимендә 100 фермер хуҗалыгын берләштерә!

Вебинарда катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Районда кооперативлар оештыру юнәлешендә ныклы эш алып барылуын билгеләде.
—Һәр авыл җирлегендә берәр авыл хуҗалыгы кооперативы булдыру максаты куйган идек. Бу көнгә төрле билгеләнештә эшләүче биш кооператив оештыруга ирештек. Алдагы көннәрдә дә кече хуҗалыкларны кооперативларга берләштерү өстендә эшлиячәкбез,—диде Илгиз Субушев, вебинарда катнашучыларны районда кооперация юнәлешендә эшләр барышы белән таныштырып.

Читайте нас: