Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 апрель 2018, 16:29

“Луч” җәмгыяте игенчеләре оптимистик рухта язгы кыр эшләренә аяк баса

«Луч» җәмгыятендә район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре 6 апрель көнне тракторларга техник карау үткәргән иде.Әлеге вакытта Түбән Сикияз машина-трактор паркында карауны беренче этапта үтә алмаган техниканы сафка бастыру эшләре бара. Ул чакта белгечләр 7 тракторда кимчелекләр тапкан булган.

«Луч» җәмгыятендә район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре 6 апрель көнне тракторларга техник карау үткәргән иде.Әлеге вакытта Түбән Сикияз машина-трактор паркында карауны беренче этапта үтә алмаган техниканы сафка бастыру эшләре бара. Ул чакта белгечләр 7 тракторда кимчелекләр тапкан булган.
—Язгы басу эшләре көнләп түгел, сәгатьләп якынлаша. Хуҗалыктагы барлык тракторлар да язгы кыр эшләрендә катнашачак. Техник карауны да үткәрәчәкбез. Инде Газнәви Шәйхуллин, Инзир Гарифуллин хезмәтләндергән тракторларның гына ремонт эшләрен төгәллисебез калды,—ди хуҗалыкның баш инженеры Рәис Галиханов, эшләр барышы белән таныштырып.
„Луч” җәмгыяте барлык җирләренең туксан процентын узган елның көз көннәрендә туңга сөреп калдырган районда бердән-бер хуҗалык. Басуларда туфрак өлгерү белән 4 агрегат дым каплату эшләренә чыгачак. Туфракка чәчү алды культвациясе үткәрергә 3 агрегат чыгарырга планлаштыралар. Шулай ук дүрт агрегатка чәчү эшләрен башкару йөкләтелә.
Агрегатлар узган елның көз айларында ук ремонтланып сакка куелган булган. Аларны консервациядән чыгарып, көйлисе генә бар. Ул яклап культиваторлар белән генә эш беркадәр мәшәкатьлерәк. Чөнки аларның табаннарын урнаштырып, һәр агрегатны стендта көйлисе бар.
Машина-трактор паркы белән янәшә орлык саклагычта да бүген эш кайный. Чәчүлек материалларын кабат СМ-4 агрегаты аша үткәрәләр.
Узган елда „Луч”та тулай табышның дүрт процентын үсемлекчелек тармагы тәэмин иткән иде. Игенчеләр ил буенча авыл хуҗалыгы икътисадында быел уңай якка үзгәреш булыр, дигән өметтә. Һәрхәлдә, бүген игенче үзе җитештергән продукциянең сатып бәяләре түбән булуына кәефен төшерми. Басу эшләренә әзерлек торышыннан ук ачык күренә бу.

Читайте нас: