Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 март 2018, 16:34

Ветеринария хезмәтендә зур көч алар

Балтач районы ветеринария станциясендә бүген җиде ветеринария участогы эшли. Аларга билгеләнгән белгечләр райондагы күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтә.

Балтач районы ветеринария станциясендә бүген җиде ветеринария участогы эшли. Аларга билгеләнгән белгечләр райондагы күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтә.
Көтүнең, яшь малларның эпизоотиягә каршы сакланышын тәэмин итүгә дә үз өлешләрен кертә район ветеринарлары.
Әлеге вакытта алар шәхси хуҗалыкларда асралган савым сыерларының каннарын алу һәм нодуляр дерматитка каршы эшкәртүләр үткәрү белән мәшгуль.
Ветеринария санитарлары Клавдия Тимирбаева (рәсемдә сулда) белән Вероника Сулеймановага да эш фронты зур. Йорт саен йөреп сыер малларыннан вакуумлы пробиркаларга алынган канның сывороткасын махсус пробиркаларга аерып алып серологик тикшерүгә озату документлары әзерлиләр. Анализлар Яңавыл ветеринария лабораториясендә тикшерелә. Һәр терлекнең каны лейкоз, бруцеллёз, летоспироз авыруларына карала.
Шәхси секторда 2511 баш савым сыеры исәпләнә. Елына ике тапкыр (яз һәм көз айларында) терлекләрнең каннарына тикшерүләр үткәрелә.
Ветеринария хезмәткәрләренең тынгысыз эшен сурәтләгән тулы язма белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында таныша аласыз.
Читайте нас: