Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март 2018, 13:19

Балтач аграрийлары авыр икътисад шартларында түз чүкми

Авыл икътисадын алып бару җиңел бирелмәгән бүгенге шартларда район җитәкчелеге урыннарга чыгып, үәл-шартлар белән даими танышып тора.

Бүген игенче җитештергән ашлыкка ихтыяҗ юк. Сөтне дә былтыр Балтач районы җитештерүчеләре 6 сумга кыйммәткәрәк сата иде. Ә быел эшкәртүчеләр аның литрын 15,80 сумга сатып ала. Аграрийларның финанс хәле җиңел түгел. Алда язгы кыр эшләре. Җитәрлек күләмдә ягулык майлау материаллары туплыйсы, техниканы тергезүне төгәллисе бар. Авыл икътисадын алып бару җиңел бирелмәгән бүгенге шартларда районыбыз аграрийларының кәефе ничек?
Хәл-шартлар белән якыннан танышу максатында, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов озатуында, узган атнаның шимбә көнендә хуҗалыклар фермаларында, машина-трактор паркларында булды.
Терлекчелек тармагындагы хәлләргә килгәндә, продукцияне кышкы шартларда җитештерү чорында район терлекчеләре сынатмады. Район буенча терлекләр санын арттыру юнәлешендә уңай якка үзгәреш сизелә. Мәсәлән, өч ай эчендә Куйбышев исемендәге кооперативта гына мөгезле эре терлекләр саны 200 башка арткан. Әлеге вакытта район хуҗалыкларында һәр сыер исәбенә тәүлегенә 10 килограммнан артык сөт алына. Зачет авырлыгында исәпләгәндә, район хуҗалыкларыннан эшкәртүгә җибәрелгән сөтнең тулай күләме, былтыргы бу көннәрдәге күрсәткечтән 1,7 тоннага артык.
Күп тармакларда шимбә ял көне булып исәпләнсә, машина-трактор паркларында җанлылык. Игенчеләр эш белән мәшгуль. Чөнки, графикка ярашлы, тракторларга техник карау үткәрәсе бар. Туфрак эшкәртү, чәчү техникасын да әзерлек сызыгына куярга вакыт. Быел эш күләме дә зур. Чөнки күпчелек мәйданнарда туфракка төп эшкәртү чараларын яз көннәрендә башкарырга туры килә.
Бүген орлык белән проблема юк. 5200 тоннадан артык чәчүлек материаллары кондициягә җиткерелгән. Орлыкларны агулыйсы гына калган. Көннәрне беркадәр җылыту белән барлык хуҗалыкларда да бу эшне, район Хакимияте авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Рифат Хәйруллин җитәкчелегендә күчмә бригада, ПС-10 агрегаты ярдәмендә, башкарып чыгачак.
Район хуҗалыкларыда 200 тоннадан артык ягулык-майлау материаллары запасы булдырылган. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен барлыгы 600 тонна күләмендә дизель ягулыгы кирәк. Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, хуҗалыкларда ягулык-майлау материалларына кытлык булмаячак. Бу көннәрдә сөт саткан өчен икенче транш субсидия булмакчы. Күрсәтелгән дәүләт ярдәмен хуҗалыклар ягулык-майлау материаллары сатып алуга юнәлтә.
Бүген барлык хуҗалыкларда да язгы кыр эшләре алдыннан ныклы әзерлек тәэмин итү белән шөгыльләнәләр. Димәк, икътисад никадәр авыл булса да, авыл кешесе күтәренке кәефтә кала.
Читайте нас: