Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 март 2018, 12:03

Балтач хуҗалыкларында тракторларга техник карау үткәрелә

Алдан тәсъдыйк ителгән графикка ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга техник карау үткәрү бара.

Алдан тәсъдыйк ителгән графикка ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга техник карау үткәрү бара.


„Луч” җәмгыяте тракторларын беренчеләрдән булып карау мәйданчыгына бастырды.


Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тикшергән 19 тракторның 12сен, шулай ук 1 тагылманы файдалануга рөхсәт биргән талон тапшырылды. Ккимчелекләр табылган тракторларга һәм тагылмаларга кабат карау үткәреләчәк.

Җәмгыятьнең баш инженеры Рәис Галимханов билгеләвенчә, механизаторлар тракторларны хәвефсез файдалану мәсьәләсенә җаваплы карый.


—Механизаторларның күпчелеге техник карау үткәреләсе көнгә тракторларның төзеклеген тәэмин итәргә тырышты,—ди ул, техник карау нәтиҗәләреннән канәгать булып.


„Луч” җәмгыятендә тракторларга техник карау үткәрү барышында мәгълүмат-куонсультация үзәге директоры Рифат Хәйруллин катнашты.


Шушы көннәрдә „Правда” җәмгыятендә һәм район дәүләт сорт сынау участогында да тракторларның хәвесез файдалану таләпләренә яраклылыгы тикшереләчәк.


Читайте нас: