Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март 2018, 21:42

Балтач игенчеләренең майлы культуралар игүгә йөз тотуы икмәксез калдырмасмы?

Бүген Батач җирлегендә, үсемлекчелек тармагы белгечләре катнашлыгында, үткән киңәшмәдә отышлы культуралар игү турында сүз барды.

Әлеге уйлар Балтач районы җирлегендә күрше районнар үсемлекчелек тармагы белгечләре катнашлыгында майлы культуралар үстерү мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмәдә катнашканнан соң туды. Киңәмәнең темасы да “2018 елда табышлы культуралар. 10000+ программасы” дип атала иде.
“Щелково Агрохим” җәмгыятенең Уфадагы вәкиллеге башлыгы Артур Хәйруллин билгеләвенчә,10000+ программасы республика кырларында ел саен майлы культуралар чәчүлекләрен 10 мең гектарга киңәйтә бару максаты куя.
Сүз дә юк, майлы культураларга бүген ихтыяҗ бар. Мәсәлән, горчицаның тоннасын сатып алу бәяләре соңгы ун елда 20 мең сумнан төшмәгән. Җитештеручеләр бу культура уңышының тоннасы 30 мең сумга сатылган елларны да хәтерли.
—Икмәк культураларының бәясе булмады да, булмаячак та. Майлы культуралар—хуҗалыгыгыз икътисадын күтәрүгә иң зур ышаныч. Акча тәмен тойгач, майлы культуралар үстерүгә тартылып тартылачаксыз,—дигән сүзләр яңгырады киңәшмәдә чыгыш ясаучылар авызыннан.
Майлы культураларны мактыйлар. Алар башка культуралар өчен яхшы элгәр. Гектарыннан 20 центнер уңыш биргән җитеннең басудан яртысын җыеп алсаң да отылмыйсың. Ләкин узган ел җитен үстерүчеләр өчен уңайлы килмәде. Майлы культуралар игү программасын тормышка ашыру кураторы Алексей Крыжановский билгеләвенчә, 2017 елда Балтач районында майлы культуралар үстерүгә 4 миллион сумлык чыгымнар тотынылган, тик моның 2 миллион сумы гына уңыш белән кире кайткан. Дөресрәге, урып-җыю чорындагы проблемаларга бәйле, җитен уңышы тулысынча җыеп алынмаган.
Киңәшмәдә җитен уңышын безнең хуҗалыклардагы иске комбайннар ярдәмендә, югалтуларсыз, җыеп алып булмый, дигән фикер яңгырады. Шуларны уйлаганда, чәчәрдән алда, җыеп алуың турында уйла, дип әйтәсе килә. Шундый проблемалар була торып та, кызыксынучан як борынын салындырырга җыенмый. Чөнки алар инде безнең хуҗалыклар белән бәйләнеш булдырган. Бу елда да безнең район басуларында рапс, шепкән, абессин крамбесы, горчица кебек культуралар игәргә тәкъдим итә. Көнбагыш традицион культура булып исәпләнсә, дә безнең табигый-климат зонасы өчен ул яраклы түгел. Чөнки безнең шартларда аның бөртекләре өлгереп җитми. Ә өвернә чәчәклеләр семьялыгына кергән культуралар бу яклап өстенрәк. Алар чыгаштырмача түбән температурада шытып чыгарга сәләтле. Кайберләре туфракта -7 градус кырау булганда да бирешми. Аларның вегетация чоры да чагыштырмача кыскарак. Шулай булуга карамастан, ел уңай килгәндә дә, десикациясез булмый.
Киңәшмәдә биология фәннәре докторы Фәтих Баһаветдинов, “Селекция һәм агротехнологияләр” гыйльми үзәге бүлек җитәкчесе Александр Дорожко чыгышлары тыңланды.
Киңәшмәгә район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов йомгак ясады.
—Акчасыз игенче бүген бик авыр хәлдә. Игенче теге яки бу культураны игеп күпме табыш алачагына алдан ук өметләнеп торсын иде. Чынбарлыкта алай уилеп чыкмый. Бүген бер бәя трында сөйләсәләр, урып-җыю чоры җитүгә бәяләр күләме бөтенләй башка төрле. Игенченең кәефе төшмәс җирдән төшә. Кураторлар майлы культуралар уңышын җыеп алуга да ярдәм күрсәтсә иде,—диде ул, проблемаларга басым ясап.
Читайте нас: