Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 март 2018, 16:52

Балтачта арыш оны җитештерәләр

“А-7Агро-РБ” компаниясенең Балтач бүлекчәсендә тегермән цехын эшкә куштылар.



“А-7Агро-РБ” компаниясенең безнең районның аграр сәнәгать комплексына инвестор булып килүен күпләр сөенеп кабул итте. Аның ярдәмен тойган район үзәге ашлык кабул итү преприятиесендә соңгы айларда аеруча җанлылык күзәтелә. Берничә ел дәвамында тик утырган тегермәнне дә эшкә куштылар. Әлфрит Хәтмәллин җитәкләгән предприятие районда продукция җитештерү белән шөгыльләнгән объектлар исемлеген тулыландырды. Бу көннәрдә тегермәндә арыш оны тартыралар. Тегермән эшкә кушылганнан соң мең центнерадан артык он җитештергәннәр дә инде.
Биредәге тегермән 2015 елда эштән туктаган иде.
"А-7Агро-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлекчәсендә җитештерелгән арыш оны саклагычларда озак ятмаячагына шик юк. Нефтекаманың “Хлебосольный” икмәк пешерү комбинаты балтачлылар продукциясе белән кызыксынган да инде.
—Бар тырышлыгыбызны сыйфатлы он җитештерүгә салабыз. Продукциянең сыйфаты даими күзәтү астында. Онның аклыгын, дымлылыгын тикшереп торабыз,—ди лаборант Аксана Вәлинурова, продукция сыйфатында һәр мәсьәлә мөһим булуын исәпкә алып.
Лабораториядә чималның һәм әзер продукциянең сыйфатын тикшерү өчен кирәкле барлык приборлар бар. Кимү санын тикшерү өчен ПЧП-7 аппараты булуы аеруча яхшы. Бу прибор бүген 200 мең сумнан кыйммәтрәк тора.
Иң мөһиме предприятие эшли. Тегермән эшләгән тавыш район үзәгенең бу төбәгендә ерактан ук ишетелеп тора. Айрат Фәтхетдинов җитәкләгән цехта эшләгән Фидан Вәсимов, Илнур Хәкимовлар тегермән куәтен тулы файдалана.
“А-7Агро-РБ” компаниясенең Балтач бүлекчәсе эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат белән "Балтач таңнары гәзите битләреннән танышырсыз".

Читайте нас: