Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 февраль 2018, 23:40

“Луч” җәмгыяте дирекциясе 2017 ел өчен отчет тотты

Былтыр “Луч” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы тармакларында 15 процент рентабельлелеккә ирешелгән. 3852 мең сум күләмендә саф табыш алганнар.

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тармакларында узган елда ирешелгәннәргә тулы йомгак ясала, 2018 елга яңа бурычлар билгеләнә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең оештыру-хокукый формасы үзгәргәч, хуҗалыкларда соңгы берничә елда хисап җыелышы үткәрүләргә ныклы игътибар бирелмәде. Быел район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, авыл хезмәтенә катнашлыгы булган һүр игенче, терлекче үзенең уңышлары, кимчелекләре турында белеп торырга тиеш дигән максат белән, мондый җыелышларны һәр хуҗалыкта үткәрүне бурыч итеп куйды.
Бүген “Луч” җәмгыяте дирекциясе предприятиенең урта звено җитәкчеләре алдында 2017 елда ирешелгәннәр буенча отчет тотты. Мондый җыелышлар җәмгыятьнең Тутагач, Ташлы Елга звенолары хезмәт коллективларында да үтәчәк әле.
Җыелыш бер тын белән, тыныч шартларда үтте. Нәтиҗәле эшләүне максат итеп куеп уңышлы эшләгәч биредә зарланган кеше юк.
Отчет доклады белән җәмгыять директоры Марат Габидуллин чыкты.
Былтыр “Луч” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы тармаклары эшченлегеннән 15 процент рентабельлелеккә ирешелгән. 3852 мең сум күләмендә саф табыш алганнар. Сату бәяләрендә тулай керем күләме 29 миллион 308 мең 618 сум тшкил итә. Табышның дүрт процентын үсемлекчелек тармагы тәэмин иткән. Терлекчелек тармагы өлешенә табышның 91 проценты туры килә. Төрле хезмәтләр күрсәтүдән 1280 мең сум, ягъни барлык табышның 5 проценты күләмендә керем алынган. Ел дәвамында хуҗалыкта эшләүчеләргә 6 миллион сумнан артык күләмдә хезмәт хакы исәпләнгән. Аның 3548 мең сумын акчалата түләгәннәр. Хезмәт хакыны тотылган чыгымнар барлык керемнең 15 процентын тәшкил итә.
Хуҗалык басуларында бер центнер ашлык җитештерү 687 сумга төшкән. Игенчеләр тырышлыгы белән шартлы бер баш мал исәбенә 32 центнер азык берәмлеге булдырганнар.
—“Луч” җәмгыяте алдагы уңышка нигез салу фрнтында 90 процент җирләрен туңга сөреп калдыруга ирешкән районда бердәнбер хуҗалык. Шул ук вакытта “Луч” былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, сөт җитештерү күләмен күпләп арттыруны тәэмин иткән хуҗалыкларның берсе. Кайбер авылларда янгын сүндерү автомашинасын хезмәтләндерү өчен водитель таба алмыйлар. Ә “Луч”та эшче кулларга кытлык юк,— диде район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, җәмгыятьнең эшен бәһалап.
“Луч” җәмгыяте районыбыз абруен күтәрүгә никадәр өлеш кертүен район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үз чыгышында билгеләде. “Луч”ның республика киңәшмәләре оештырырлык дәрәҗәдә булуы күп нәрсә турында сәйли. Былтыр биредә мондый дәрәҗәдәге ике киңәшмә үтте. Шулай да район җиәкчесе билгеләвенчә, нәтиҗәлелекне күтәрү өстендә тагын да эшлисе бар. Ашлыкның центнерын 687 сумга җитештергәч, бүген азмы-күпме табыш алу өчен аны, кимендә, 800 сумга сатарга кирәк. Ә андый мөмкинлек бармы?
—Бүген сөтчелек тармагы төп табыш чыганагы. Бу тармакта ирешелгәннәрдән чигенми, нәтиҗәлелекне күтәрә бару мөһим. Үсемлекчелек тармагында 13 мең центнер тулай җыем белән генә чикләнергә түгел, 1125 баш мөгезле эре терлеге булган хуҗалыкка, кимендә, 17-18 мең центнер ашлык җыеп алырга кирәк,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, лучлылар алдында бурычлар билгеләп.
Отчет җыелышында авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңыоту фронтында эш алып барырга кирәклегенә дә басым ясалды.

Читайте нас: