Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 февраль 2018, 21:50

“АГРО Профи” терлекчеләре моң-зарсыз эшли

Кышкы чорда терлекчелек продукциясе җитештерү өлкәсендә атна саен тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән киңәшмәләр бүген "АГРО Профи" җәмгыятендә тәмамланды.

Кышкы чорда терлечелек тармагында продукция җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән киңәшмәләрдә хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре, районның аграр сәнәгать комплексын хезмәтләндерү предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре атна саен урыннарда булып, теге яки бу ферманың эшчәнлеге белән танышты. Уңышларны барладылар, кимчелекләрне бетерү, проблемаларны чишү юлларын билгеләделәр. Бүген мондый киңәшмәләрне соңгысы “АГРО Профи” җәмгыятендә үтте.
Җәмгыятьтә эш бүлекчә-цех системасында оештырылган. Мәсәлән, Магашлы Алмантай сөтчелек фермасында бүген таналар үстерү һәм алардан үрчем алу белән генә шөгыльләнәләр. Кыскасы, ферма савым сыерлары көтүен яңартуга гына эшли. Әлегә кадәр бу ферма сөтчелек тармагына корылган терлекчелек объекты иде. Үзгәртүләрдән соң 96 баш сыерны Штәнде сөтчелек фермасына күчергәннәр. Бу көнгә 102 баш тана орлыкландыру кондициясенә җиткерелгән, алар арасында инде орлыкландырылганнары да бар. Үрчем китергән тана 15 көн дәвамында аерым савыла һәм арытабан ул Штәнде сөтчелек фермасына җибәрелә. Гомумән, тармакның төп чаралары даими яңартылып торачагы мал торакларындагы байлыктан ук күренә. Өч айдан алып алты айга кадәр үстерелгән таналар саны илледән артык. Алардан кечерәкләре дә бар. Маллар даими әйләнештә.
Төп продукция җитештергән Штәнде сөтчелек фермасында бүген тулай савым күләме нигә былтыргыдан җиде центнерга якын түбән, дигән сорау яңгырады.
Монысы, ирексездән, маллар саны кыскару белән бәйле икән. Залогка салынган йөздән артык сыерны “Россельхозбанк” алып китәргә мәҗбүр булган. Биредә тәмамланмаган конкурс производствосы да эшне ныклап җәелдерү мөмкинлеге бирми. Шулай булуга карамастан, “АГРО профи” җәмгыяте әлеге вакытта 1,7 тонна сөт җитештерә. Терлекчеләргә хезмәт хакын да вакытында түләп барырга тырыша. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчеләрдән: “Хезмәт хакы белән эшләр ничек трра?”—дип сорагач,—Пачкалап алабыз, — дип җавапладылар, барысы бертавыштан.
Киңәшмәнең теоретик өлешендә язгы кыр эшләренә эзерлек тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Әлеге вакытта хуҗалыкларда булган 5120 тонна орлыкларның 7 проценты гына элита сыйфатлы, 19 проценты 1 класс таләпләренә җавап бирә.
—Чүп үләннәре орлыклары катнаш бодай, арпа чәчеп таудай көшелләр өярлек уңыш алып булмый, --орлык алыштыру турында уйланырга нигез бар. Әле соң түгел. Чәчүлек материаллары эзләп ерак йөрисе дә юк, алар үзебезнең район хуҗалыкларында да бар,--диде район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, “Россельхознадзор”ның Башкортстан референт үзәге Балтач бүлекчәсе начальнигы Рәүзәнә Хәмәтнурова информациясен тыңлаганнан соң.
Минераль ашламалар, ягуык-майлау материаллары запасы булдыру да бүген хәл итәсе мәсьәлә икәнлегенә басым ясалды.
Читайте нас: