Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 февраль 2018, 14:18

Иске Уразай һәм Янбай сөтчелек фермалары—экспериментлар мәйданчыгы сыман

Район хуҗалыкларында кышкы шартларда терлекчелек продукциясе җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән киңәшмәнең, планга ярашлы, чираттагысы бүген "Дильмиев индивидуаль предприятиесе" терлекчелек объектларында үтте.

—Аграр сәнәгать комплексында нәтиҗәле эшләү өчен алда максат булу кирәк,—дип исәпли „Дильмиев индивидуаль предприятиесе” директоры Рөстәм Дильмиев.
Район хуҗалыкларында кышкы шартларда терлекчелек продукциясе җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән киңәшмәнең, планга ярашлы, чираттагысы нәкъ шушы предприятие терлекчелек объектларында үтте.
Предприятие дирекциясенең максатлары зурдан. Нәтиҗәле эшләү юлларын билгеләү юнәлешендә Рөстәм Дильмиев, базнат итеп, нинди генә экспериментлар үткәрми.
Предприятиенең Иске Янбай сөтчелек фермасында, мәсәлән, сыерлар гына түгел, үстерүдәге маллар да табигый шартларда асрала. Таналар, үгезләр(әлбәттә, аерым шартларда) утарларга урнаштырылган. Шулай була торып та, фермада салкын тиюдән чирләгән маллар юк.
Бүген биредә гади-кара чуар токымлы сыерларның герефорд, абердин-ангусс токымлы терлекләр белән катнаштырудан туган гибридларын үстерәләр. Предприятие җитәкчесе билгеләвенечә, гибрид маллардан ит чыгышы 65 процентка кадәр җитә.
„Болай эшләү киләчәктә сөт җитештерү юнәлешенә комачауламасмы соң?”—, дигән сорау яңгырады.
—Бары да малларны тукландырудан тора. Яхшы тукландырсаң, рәт кәҗәсе дә тәүлегенә биш килограммнан артык сөт бирә. Ә ит токымлы сыер—кәҗә түгел,—диде Рөстәм Дильмиев, алдагы максатлары белән уртаклашып.
Әлеге вакытта Янбай сөтчелек фермасында көненә 1200 килограмм сөт җитештерелә. 950 килограмм продукцияне эшкәртүгә җибәрәләр.
Киңәшмәдә катнашучылар предприятиенең Иске Уразай сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән дә танышты.
Биш йөз баштан артык терлек асралган бу фермада маллар рационына ашлыктан җитештерелгән патока кушу планлаштырыла. Аның корылмасын, моннан ике ел чамасы элек эшкә кушканнар иде. Шуннан башлап урында патока җитештерү „цехы”ның тик торганы юк.
—Нәтиҗә бар. Мәсәлән, Иске Янбай фермасында савым сыерларына шикәр заводларыннан кайтарылган патока эчерелә. Калган яклап рацион анда да Иске Уразай сөтчелек фермасындагы кебек үк. Ә сөтнең майлылыгы Иске Уразайда югарырак,— ди Рөстәм Дильмиев, теге яки бу эксперимент нәтиҗәләре белән уртаклашып.
Гомумән, предприятие директоры тәҗрибә уртаклашу уңаеннан үткән киңәшмәләрдә үзе күргән һәр яңалыкны урында үзләштерү мөмкинлеген табарга тырыша. Район хуҗалыклары арасында сөт җитештерүдә көнлек тулай продукция күләме буенча өченче баскычта тору нәкъ шуларның нәтиҗәсе. Бүген „Дильмиев” индивидуаль предприятиесендә көненә 3 тоннага якын сөт җитештерелә.
Киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты һәм „Дильмиев индивиуаль предприятиесе”ндә эшләр барышын уңай яктын бәһалады.

Читайте нас: