Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 февраль 2018, 18:20

Авырлыклар Балтач аграрийына төшенкелеккә бирелергә сәбәп булырга тиеш түгел

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 540 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк.

Язгы кыр эшләренә әзерлек тәэмин итү, терлекчелек фермаларында кышкы шатрларда продукция җитештерү мәсьәләре тикшерелгән киңәшмәдә быел районда язгы кыр эшләренә әзерлек тәэмин итү икътисад ягыннан җиңел шартларда бармаганлыгы билгеләнде. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре түбән. Бүген эшкәртү предприятиеләре сөтнең литрын уртача 17 сумга сатып ала. Сатып алу бәясе тагын да арзанаймагае дип шөбһәләнәләр. Ә ашлыкның тоннасын нибары 5 мең сумга сатып алалар. Мондый бәяләр, әлбәттә, алдагы язгы кыр эшләре мәшәкатьләре белән янып көйгән игенчене бер дә канәгатьләндерми.
Район Хакимияте багшлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 540 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк. Ә бүген бу төр кирәк-яракларны җитәрлек күләмдә туплау өчен 15 миллион сум акча җитми. Кайдан акча табарга? Субсидия сораргамы? Анысының да үз шартлары бар. Бу көнгә булган мәгълүматларга караганда, гектар исәбенә ставка күләме түбәнәю сәбәпле, район хуҗалыклары субсидияне 5 миллион сумга азрак алган. Һәм тагын да берничә хуҗалык салымнарын вакытында түләмәгән өчен дәүләт ярдәмен ала алмаган.
Ә 2017 ел йомгакларын билгеләгәндә, район буенча 183 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. 2016 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, тулай продукция күләме 19 миллион сумга кыскарган. Ел агымында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 32 миллион 432 мең сумлык хезмәт хакы исәпләнгән булса, бусы да узган ел күрсәткеченнән 400 мең сумга кимрәк.
Киңәшмәдә, безнең җитештергән продукция ихтыяҗ юк, сатып алу бәяләре арзан, дигән төшенкелеккә бирелү булырга тиеш түгел. Чәчәчәкбез. Маржиналь культуралар игү турында да уйларга туры кирәк булачак, дигән мәсьәлә куелды .
Шул ук вакытта продукция сыйфаты, хәвефсезлек мәсьәләләре терлекчелек тармагы өлкәсендә үз таләпләрен куя. Моңа, беренче чиратта, уйламаган җирдән килеп чыккан эпизоотик хәлләр сәбәпче. Ветеринария өлкәсендәге яңа таләпләр турында иңәшмәдә Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин чыгыш ясады.
Ә язгы кыр эшләренә әзерлек тәэмин итү мәсьәләләренә килгәндә, Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Ренат Галимов билгеләвенчә, хаҗәте булган хуҗалыкларга бүгеннән машинно-технологик станцияләр белән бүгеннән килешү төзү турында уйларга кирәк. .
Киңәшмәнең практик өлеше “Россия” җәмгыяте базасында үтте.
Җәмгыятьнең терлекчелек тармагы объектларында да, машина-трактор паркында да бүген эшләр бернинди тоткарлыксыз алып барыла.
Бүген биредә авыл хуҗалыгы техникасы ремонты тулы куәтенә бара. Тырмаларны ремонтлыйлар. Бер МТЗ тракторына капиталь ремонт үткәргәннәр. Әлеге вакытта ке берәмлек Т-150 такторын сафка бастыру белән шөгыльләнәләр. Тракторларның лвигательәрен дә урында көйлиләр. Бу эш токарь, бер үк вакытта электрчы һәм слесарь Рамил Солтангалиев күзәтүе астында бара. Ә фермада булганда, киңәшмәдә катнашучыларга яшь бозауларны мөгезсезләндерүнең яңа алымы күрсәтелде.
Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады. „Авыл хуҗалыгында килеп туган авырлыклар төшенкелеккә бирелергә сәбәп булырга тиеш түгел. Килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгар өчен без тагын да ныграк берләшергә тиешбез,”—диде ул.


Читайте нас: