Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 гыйнвар 2018, 17:37

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап җыелышлары башлана

Киләсе атнада районның авыл хуҗалыгы предпприятиеләрендә хисап җыелышлары башлана.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре Уставларына ярашлы, районның аграр сәнагать комплексы оешмаларында хисап җыелышлары башлана. Урыннарда идарә, дирекция ел дәвамында башкарылган эшләр турында предприятиенең югары органы алдында хисап тота.
Хисап җыелышларында 2017 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагында ирешелгән уңышларны анализлап, идарә, дирекциянең узган елда предприятие икътисадын үстерү юнәлешендәге эшчәнлегенә бәһа биреләчәк. Шулай ук җыелыш көн тәртибенә бу елга бизнес-план кабул итү һәм башка көнүзәк мәсьәләләр кертелә. Мөмкинлеге булган хуҗалыклар алдынгыларны бүләкләү хәстәрен дә күрә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә отчет җыелышлары түбәндәге графикка ярашлы үтәчәк.
Үткәрү датасы
Хуҗалыклар исеме
5 февраль
“Богдан” җәмгыяте
10 февраль
“Восток” җәмгыяте
20 февраль
“Правда” җәмгыяте
21 февраль
“Луч” җәмгыяте
22 февраль
“Россия” җәмгыяте
24 февраль
“Агро ПРОФИ” җәмгыяте
26 февраль
“Урал” җәмгыяте
27 февраль
“Мотор” җәмгыяте
28 февраль
Куйбышев исемендәге кооператив
2 март
“Рассвет” җәмгыяте
-
“Дильмиев” индивидуаль предприятиесе
Читайте нас: