Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 гыйнвар 2018, 18:10

Эшләп җиткермәү акча югалтуга китерә

2017 елда район буенча сөтчелек тармагында 17 процент рентабельлелеккә ирешелгән.

Икътисад тотрыксызлыгы авыл хуҗалыгы тармакларына әледән-әле киртәләрен куя. Бүген хуҗалыклар ашлыкны отышлы бәяләрдә сата алмый. Шул ук вакытта ягулык-майлау материалларына бәяләр күтәрелүдән туктамый. Ә сөтне җитештерүчеләрдән сатып алу бәясе, урындагы предприятие белгечләре билгеләвенчә, яңа ел тугач кына ике сумга арзанайган. Ә аңа кадәр бәяләр бер сумга төшкән булган. Бүген хәтта сөткә ихтыяҗ юк. Белгечләр билгеләвенчә, бүген Бәләбәй сөт-сыр комбинаты бүген эәкәртүгә 200 тонна чамасы сөт кабул итә. Моңа кадәр ул 500 тоннага кадәр чимал кабул иткән.
Ә аграр сәнәгать коплексына яшәргә кирәк. Берничә айдан язгы кыр эшләре җитә. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар сатып аласы. Салымнарны да түләми булмый. Шунсыз дәүләт ярдәменә өмет итәсе юк.
Районның аграр сәнәгать комплексы хәлләре тикшерелгән чираттагы киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, мондый шартларда продукцияне арзанга җитештереп, күбрәк сатып кына авыр хәлдән чыгарга мөмкин.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш экономисты Рөстәм Фәтхиев чыгышына колак салганда, район буенча сөтчелек тармагы 17 процент рентабельлелеккә ия. Ә үсемлекчелек тармагында бу күрсәткеч 35 процент тәшкил итә.
2017 елда район буенча бер литр сөт җитештерүгә уртача 11,25 сум чыгымнар тотынылган. Иң түбән үзкыйммәтле сөт “Россия” җәмгыятендә. Биредә сөтнең һәр литрын 8,30 сумга җитештерәләр. “Правда” җәмгыятендә бер берәмлек продукция җитештерү 16,76 суга төшә. Предприятие сөтнең литрын уртача 19,84 сумга сата.
Ә галимнәр эштәзге кимчелекләрдән акча алынып җиткерлмәвен билгели. “Прогресс” гыйльми-технологик компаниясе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Вәлит Мәҗитов билгеләвенчә, тәүлегенә 15-18 литр сөт биргән сыер организмында шикәр-протеин нисбәте бозылуы прордуктивлык 25 процентка кыскаруга китерә. Һәр сыер исәбенә караганда, кимендә, 6 сум акча югала дигән сүз. Шул ук вакытта бу чорда маллар организмында микроэлементлар запасы да тотынылып бетә. Ә микроэлемент дефициты һәр сыер исәбенә 15 сумга кадәр акча югалуына сәбәпче була. Димәк, рационны микроэлементлар белән тулыландыру кирәк. Бүген микроэлементлар тозының тоннасы 5-7 мең сум тора икән. Ә патоканы шикәр заводларыннан килограммын 4 сум исәбеннән китереп бирәләр.
АгроБиоТенология” җәмгыяте җитәчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рамил Мурдашев чыгышын тыңлаган хуҗалык җитәкчеләренә дә уйланырга урын бар. Бүген токымлы маллоар сатып алу кыйммәткә төшә. Шул ук вакытта эшлләп җиткермәгән кимчелекләр белән урыннарда булган малларның да нәсел сыйфатлары югалырга мөмкин. Мәсәлән, бозау ана карынында +38,+39 градус җылылыкта. Яңа туган бозауны ун минут эчендә киптерергә кирәк. Аның нинди температурада дөньяга килүе дә мөһим роль уйный. Ана карыны һәм тыштагы охит арасындагы температура аермасы 18 градус булса яхшы. Моның өчен киптерү камерасы, бозаулату бокслары булдыру кирәк. Болар тәэмин ителмәсә, бозауның, сыер булып үсешкәч, продукция бирү сәләте югалырга мөмкин.
Киңәшмәдә “АгроБиоТехнология” җәмгыяте белгече Рәсүл Саттаров чыгышы да тыңланды.
Җитәкчесе тармакны үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барган хуҗалыкларда нәтиҗә бар. Киңәшмәнең практик өлешендә галимнәр, белгечләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре “Правда” җәмгыяте Сәйтәк сөтчелек фермасында эшләр барышы белән таныштылар.
Кайчандыр бу ферманы төзелеш тармагы белгечләре сүтеп, калдыкларын чүплеккә ташларга киңәш иткән булса, бүген үзгәртеп корылган фермада эшләр гөр килеп тора. Биредә савым сыерлары ирекендә асрала. Алар өчен гади абзар төзелгән. Галимнәр билгеләвенчә, сыерлар өчен биредәге кебек шартлар иң яхшысы. Чөнки капиталь бина төзегән очракта вентиляция һәм башка чаралар турында уйларга кирәк.
Ферма сыер саву өчен аерым зал белән җиһазландырылган. Сөтне туплау урыны, фильтрлау җайланмалары бар. Терлекчеләр өчен өйдәге кебек шартлар җиткерелгән ял итү бүлмәсе булдырганнар.Болар берсе дә максатчан программаларда катнашу нәтиҗәсе түгел. Үзебезгә кирәк—үзебез эшлибез дигән принциптан чыгып эшләнгәннәр. Ягъни фермадагы барлык үзгәртеп кору эшләрен хуҗалык үз исәбенә башкарган.
Яшь терлекләр өчен дә биредә уңайлы шартлар . Яңа туган бозауларны киптерү бүлмәсе бар.
Фермадагы кул көче кулланылмый диярлек. Маллар асытна түшәмә сыйфатында саламны да хәтта “Taarup 853” агрегаты ярдәмендә турыйлар. Ә азык “Хозяин” агрегаты ярдәмендә ваклап маллар алдына салына. Галимнәр билгеләвенчә, башка хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә “Правда” җәмгыяте тәҗрибәсен үзләштерү турында уйланырга урын бар. “Хозяин”ны, компонентлар белән тутырылгач, ярты сәгать эшләтәләр. Вакланган массаны сыерлар азык “өстәле”ннән граммын да калдырмый ялап ала.
—Масса ныклап ваклатылмаганда калдыкларны терлекчеләр түгеп бетерә алмый иде,—ди җымгыять директ оры Фидат Фәритов. “Правда” да рационга хәтта саф шикәр кушалар.
Ә нәтиҗә бар. Сөтчелек тармагы эшчәнлеге буенча “Правда” әйдәүче урыннарның берсен тота.
Киңәшмәгә, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады.
Читайте нас: