Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 декабрь 2017, 17:22

Районының терлекчелек тармагы эшчәнлегенә нигездә еллык йомгак ясалды

Балтач районы хуҗалыкларына терлекчелек тармагы нәтиҗәлелеген күтәрергә башкаланың "Прогресс" һәм "АгроБиоТехнология" җәмгыятьләре ярдәмләшә.

Ә кимчелекләр тармакта эшләр үзагымына куелганлыктан килә. Башкаланың “Прогресс” гыйльми-технологик компаниясе һәм “АгроБиоТехнология” җәмгыяте белгечләре безнең район хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерүе турында бәян иткән идек. Фермада кем эшләсә дә, нәтиҗә күктән төшми. Галимнәр киңәшләрен тоту кирәк. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, тармак белгечләре тарафыннан максатка, нәтиҗәгә омтылу булырга тиеш.
Малларны тукландыруны да фәнгә нигезләнеп оештырганда гына тырышлык уңыш китергәнлеге ачыш түгел. Сыерның эчен тутыру гына күп сөт бирми. Иң мөһиме азык ни сыйфатлы? Галим билгеләвенчә, аерым хуҗалыкларда малларны технология буенча хәзерләнмәгән, түбән сыйфатлы азыклар белән тукландыруга юл куела. Терлек азыгы хәзерләгәндә консервантлар кулланылмый. Ә консервант кулланылмый хәзерләнгән азык сенаж, силосның 20 процентка кадәр сыйфаты төшүенә китерә. Баксаң, консервант куллану ул кадәр кыйммәт тә түгел. Мәсәлән, “Луч” җәмгыятендә 52 мең центнер сенаж, 30 мең центнер силос хәзерләү өчен консервант алу 40 мең сумга төшкән. Берәүләр силосны да кәҗә үләненнән туплый. Ә бу авыр силослана торган культура. Белгечәр кәҗә үләненең беренче уңышын, технологияне үтәп, сенажга салырга, икенче уңышыннан печән хәзерләргә киңәш итә.
Кемдер силос өчен кукуруз үстереп мавыкканда, икенчеләр вика катнаш солы яшел массасы белән дә шул ук нәтиҗәгә ирешә. Судан үләне белән мавыгучылар да бар. Ә сорго, тары үстерү һәм алардан терлек азыгы хәзерләү рационны шикәр белән баетырга булышлык итәр иде. Мәсәлән, бер килограмм тары печәнендә 82 грамм шикәр бар икән. Белгечләр билгеләвенчә, аксым мал организмы тарафыннан үзләштрелсен өчен рационда углеводлар булуы кирәк. Хәзерләнгән азыкларда аның микъдаре түбән икән, катнашмалар белән тулыландырырга туры килә. Моңа җаваплы караганнар патока сатып ала. Район Хакимияте башлыгы билгеләвенчә, рационга саф шикәр кушучылар да бар. Шул ук вакытта микроэлементлар турында да онытырга ярамый. Җир-су үзенчәлекләренә бәйле, безнең төбәктә хәзерләнгән терлек азыгында тимер микъдаре югары икән. Ә бу маллар организмыннан болай да дефицит кичергән бакырны юып чыгара. Безнең хуҗалыкларда маллар организмында цинк, кобальт та җитешми икән.
Терлекчелек тармагында “раздой” дигән төшенчә дә бар. Белгечләр билгеләвенчә, бозаулаган сыер организмы ике ай дәвамында күпләп сөт эшләп чыгарырга сәләтле. Димәк бу чорда сыерны концентратлар белән тукландырып көненә, кимендә, өч тапкыр саварга кирәк( Югыйсә, сөт эшләп чыгару процессы сауган вакытта гына тукталып тора). Болай эшләү арытабан савымны күтәрергә булышлык итәр иде.
Киңәшмәнең практик өлешендә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре һәм башкала кунаклары Куйбышев исемендәге кооператиынң Көмьязы сөтчелек фермасында эшләр барвышы белән таныштылар.
Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады.
Читайте нас: