Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 декабрь 2017, 19:00

Тармактагы һәр кимчелек нәтиҗәдә сизелә

Терлекчелек тармагында бүген хәл итәсе мәсьәләләр күп. Чөнки әлеге нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел.

Терлекчелек тармагында бүген хәл итәсе мәсьәләләр күп. Чөнки әлеге нәтиҗәләр канәгатьләнерлек түгел.
Тармакның кышкы чордагы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралган киңәшмәнең чираттагысында район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, әлеге вакытта район буенча сатылган сөтнең гомум күләме ун тоннага да җитми. Аның каравы, агымдагы елның унбер аенда хуҗалыклардан барлыгы 2294 баш терлек сатылган. Шул ук вакытта, ун айда мөгезле эре терлекләрдән алынган үрчем 1500 баш тәшкил итә. Җитәкче билгеләвенчә, фермаларда эш үзагымына куелган. Шуңа нәтиҗә дә юк. Ә сөткә ихтыяҗ бар. Киңәшмәдә катнашкан хуҗалыклдар җитәкчеләре әйтүенчә, бүген Татарстан Республикасы эшкәртү предприятиеләре дә безнең хуҗалыклар җитештергән продукция белән кызыксына. Сөтнең килограммын 24 сумга сатып алырга ризалар икән. Мондый шартларда җиң сызганып нәтиҗә өчен тырышырга кирәк тә соң.
Соңгы вакытта мондый киңәшмәләрдә галимнәр дә катнаша. Башкаланың “Прогресс”, “Агробиотехнологии” җәмгыятьләре белгечләре инде берничә хуҗалыкта эш җәелдерде.
“Прогресс” җәмгыяте директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Вәлит Мәҗитов тәҗрибәләр алып барылган хуҗалыкларда сыерлар физиологик үзенчәлекләренә карап төркемнәргә бүленмәгән. Ташлаткан сыерлар да, бүген саудырган сыерлар да бер төркемдә асрала. Алар бер үк рационда ашатыла. Ә үрчем китерәсе сыерга әче азыклар ашату тыела. Димәк, сыерны бозаулатуга әзерләү эше алдан алып барылмый, дигән сүз. Шулай ук галим билгеләвенчә, кайбер җитәкчеләр чит илләрдә чыгарылган, күп продукция бирергә сәләтле сыерлар сатып алырга, йә булмаса сыерларын елына 10-15 мең килограмм сөт бирергә сәләтле токымлы малларның орлыклары белән орлыкландырырга тырыша. Бу хата. Фермада нәсел төше булдырып. Күп сөт биргән сыерлар ачыкланып, алардан алынган таналарны аерым үстереп, үзләрен елына 4-5 мең килограмм сөт бирергә сәләтле токым орлыклары белән орлыкландырганда, 4-5 ел эчендә көтүне саф токымлы сыердан калышмаслык маллоар белән яңартып булыр иде. Тагын да бер кимчелек. Ул да булса көтүгә яңа кертелгән таналар савучыларга бүлеп бирелә. Ә савучыларның барысы да таналарны өйрәтергә атлыгып торамы соң? Белгеч билгеләвенчә, . көтүгә илле тана кертелә икән, аларны бер савучыга беркетергә кирәк. Йөз тананы ике савучыга беркетергә мөмкин. Ә алар электән сауган сыерлар төркеме бу очракта башка савучыларга таратып бирелә. Тик бер мәсьәлә, таналар белән эшләгән савучыларга хезмәт хакын аерым таләпләр буенча исәпләргә туры килә.
Белгечләр билгеләвенчә, тармакта һәр кимчелек нәтиҗәдә үзен сиздерә.
Киңәшмәдә район ветеринария станциясе әйдәүче белгече Нәфис Сәетов кышкы чорда терлекчелек объектларында ветеринария-санитария таләпләр һәм фермаларда ана терлекләрне ясалма орлыкландыру эшен оештыру турында чыгыш ясады.
Киңәшмәнең практик өлеше “Луч” җәмгыяте фермаларында үтте. Биредә “Агробиотехнологии” җәмгыяте һәм район ветеринария станциясе белгечләре көтүне яңарту мәсьәләләре турында сүз алып барды.
Киңәшмәгә район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов йомгак ясады.

Читайте нас: