Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 ноябрь 2017, 18:08

Уҗым басулары бүген көтүлекне хәтерләтә...

Маллар җәй көннәрендә генә түгел, кыш җитәргә ике көн калганда да басу таптый.

Ноябрь ае үтеп бара, ә безнең төбәктә җир өстен кар капламаган әле. Моңа, барыннан да бигрәк, авылларда ихаталарында мал асраучылар сөенә. Чөнки малларны көтүләү туктатылса да, сыер һәм башкаларны иркенгә чыгару мөмкинлеге бар.
Берәүләр аз булса да печән экономияләнер дип, икенчеләр, тизәге булса да читтә калыр, дип малларын ихатасыннан чыгарып җибәрә.
Табигый киңлекләрдә инде сусыл, яшел юк. Бары тик уҗым культуралары үскән басулар гына бүген яшел төсе белән аерылып тора. Маллар да, ихатадан чыгу белән, нәкъ менә шул басулар ягын карый.
Олы юлдан барганда районыбыз Борай районы белән чикләшкән урындагы уҗым басуында кичә уннан артык мөгезле эре терлек көтүләнә иде. Барысы да шәхси хуҗалыклар маллары. Йөрсеннәр, җир туңды, басуга зыян китерми бит алар, дияр берәү. Бәлки шулайдыр да. Ләкин инстинкт дигән төшенчә дә бар бит әле. Быел сугымлык булмаган мал киләсе елда да иркенгә чыгачак. Ә басуга чыгып өйрәнгән мал анда барган юлны беркайчан да онытмый! Шушы ук малларның бу басуда көтүләнгәнен киләсе елның җәй көннәрендә дә күрербез, мөгаен.
Читайте нас: