Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 ноябрь 2017, 20:43

Күп сөт алган терлекченең генә югары хезмәт хакы алу ышанычы бар

Район җитәкчелегенең Куйбышев исемендәге кооперативны бүген дә алдынгы хуҗалык итеп күрәсе килә.

Заманында "миилионер колхоз" дип халык теленә кергән, 1940 елларда авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары җитештерү хуҗалыгы, соңрак кара-чуар токымлы сыерлар үрчетүгә махсуслашкан предприятие статусына ия булган, күп сөт алу осталары белән 1980 елларда республикага танылган Куйбышев исемендәге кооператив соңгы елларда позицияләреннән беркадәр чигенде.


Хуҗалыкның терлекчелек тармагы эшчәнлеге бүген район җитәкчелеген канәгатьләндерми.Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Дамир Закиров билгеләвенчә, бүген Көмьязы сөтчелек бермасында тәүлегенә һәр сыердан биш килограмм сөт алына. Эшкәртүгә биш центнерга якын сөт җибәрәләр. Савучылар хезмәт хакы түбән булуына зарлана. Сыердан тәүлегенә биш литр сөт алып кына аена унбиш мең сум хезмәт хакына өмет итеп булмый.


Мондый хуҗалыкны күздән төшерүмөмкин түгел. Шундый максат куеп, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы, район ветеринария станциясе белгечләренә биредәге хәлләрне тикшереп, ун көн эчендә хәлне яхшырту чараларын билгеләргә күрсәтмә биргән иде.


Ләкин биредә хәл упкын алдына ук барып җитмәгән. Район ветеринария станциясе белгече Фәрит Миргаязов билгеләвенчә, хуҗалык фермаларында маллар үлеменә юл куелмый.


Бүген район Хакимияте каршында булдырылган комиссия хуҗалык фермаларында булып, тармак эшчәнлеге белән танышты.


Терлекчелек тармагы кышкы шартларда эшли башлагач, район буенча сыерлардан иң күп үрчем Куйбышев исемендәге кооперативта алынган. Ә нишләп савым күләме түбән соң? Мәсьәлә малларны тукландыруда, дөресрәге терлек азыгы сыйфатында икән. Бәлки җәй айларының явымлы килү нәтиҗәседер бу. Шулай да ферманың азык ихатасында басудан кайтарылган яшел массаны тиешле таләпләргә җиткереп консервлаган булсалар, бүген фермаларында сыерларга түбән сыйфатлы сусыл азыклар ашатмаслар иде.


Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, мондый хәлдә рационны төрле кушылмалар белән баетырга киңәш итте. Киләсе атнада фермага шикәр заводларыннан патока кайтарылачак. Якын көннәрдә хуҗалык буенча һәр сыер исәбенә көнлек савым күләмен, кимендә, җиде килограммга җиткерү максаты куелды. Янә бер атнадан комиссия хуҗалыкта эшләр барышы белән танышачак.



Читайте нас: