Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 ноябрь 2017, 12:39

Дәүләт ярдәме Русиядә аграрийларга кәҗә сөте җитештерүне үстерергә булышлык итәчәк

Кәҗә үрчетүчеләр яңа елдан дәүләт ярдәме алачак.

Русиядә кәҗә сөтенә ихтыяҗ бар, ләкин сөт токымлы кәҗәләр үрчетү үсеш алмаган тармак булып кала.
Бу эш белән шөгыльләнүчеләр субсидияләр төбәкләрдә производствоны үстерүгә һәм модернизацияләүгә булышлык итәчәк дип исәпли.
Сөт токымлы кәҗәләр үрчетүне субсидияләү исәптә тотылуы турында Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев элегрәк белдергән иде. Ведомство башлыгы белдерүенчә, бу мәсьәләне хәл итү яңа елдан бюджетка аерым маддә сыйфатында кертеләчәк, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайты.
2016 елда Урал төбәгендә «УГМК-Агро» компаниясе кәҗә сөте җитештерүгә махсуслашкан Русиядә иң зур ферма ачкан. Көтүдә 1,5 мең баш кәҗә. Ферма тәүлегенә 1,8 тонна кәҗә сөте җитештерә. Ферманың максаты—2019 елда проект куәтен тормышка ашырып, тәүлегенә 5 тонна сөт җитештерүгә ирешү.
Әлеге вакытта кәҗә үрчетү белән шөгыльләнгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре Ставрополь краенда, Ырынбур өлкәсендә, Марий Эл, Ингушетия республикаларында эшли. Ә чагыштыру ясаганда, территориясе буенча безнең республика кадәр Франциядә кәҗәләр саны безнең ил күрсәткеченнән мең тапкыр күбрәк.
Уйланырга урын бар. Статиистика буенча сыер сөтен куллана алмаган кешеләр саны арта баруы мәгълүм. Андый кешеләр кәҗә сөте куллана башларга мәҗбүр. Русиядә кәҗә асраучылар Ассоциациясе дә булдырылган икән.

Читайте нас: