Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь 2017, 17:09

Мул савым зур табыш чыганагы икәнлеген Уразай терлекчесе яхшы аңлый

„Дильмиев индивидуаль предприятиесе” агымдагы чорда терлекчелек тармагында үсеш тәэмин иткән районның алдынгы биш хуҗалыгы исәбендә.

„Дильмиев индивидуаль предприятиесе” агымдагы чорда терлекчелек тармагында үсеш тәэмин иткән районның алдынгы биш хуҗалыгы исәбендә. Гыйнвар-сентябрь айларында хуҗалык барлыгы 10644 центнер сөт җитештерделәр. Һәр сыер исәбенә 3536 килограмм сөт алынган дигән сүз бу.
Илмир Йосыпов җитәкләгән Иске Уразай сөтчелек фермасы коллективы инде менә ике айга якын кышкы шартларда эшли.Сезон алышынганда фермада сыерларның продуктивлыгы кимүенә юл куймадылар. Әлеге вакытта предприятиедән 1,1 тоннаан артык сөт эшкәртүгә җибәрелә. Хуҗалыкта малларны ясалма орлыкландыру эше алып барылмаса да, ана терлекләрдән үрчем планлаштырылган вакытта алына. Сыерлар кара-чуар токымлы, үгезләр абердин-ангусс токымыннан. Мәсәлән, кышкы шартларда эшли башлаган көннән алып кырыктан артык сыер үрчем китергән. Ферманың бозаулату бүлеге якын көннәрдә үрчем китерәчәк таналар, сыерлар белән тулы.
—Ферма ана терлекләр үстерү һәм сөт җитештерү белән генә шөгыльләнә. Предприятиенең ит җитешетрүгә махсуслашкан бүлекчәсе Иске Янбай фермасында урнашкан. Үгез бозауларны анда җибәрәбез. Әлеге вакытта безнең фермада алдагы көннәрдә савым сыерлары көтүен тулыландлырачак 120 баш тана үсеп килә. Авырлыклары өч центнердан арткан һәрберсен орлыкландырып көтүгә кушабыз. Былтыр көтүгә 50 баш тана керткән идек,—ди ферма мөдире фермада маллар әйләнеше яхшы баруын билгеләп.
Гомумән, предприятие җитәкчелеге производстводагы һәр яңалыкны урында сынап карарга, үзләштерергә тырыша. Мәсәлән, патока кушу рационны углеводларга баетуның ышанычлы юлы икәнлеге билгеле. Ә Иске Уразайда патока артыннан шикәр заводларына йөрмиләр. Соңгы өч елда ул үзләрендә җитештерелә. Предприятие басуларында шикәр чөгендере үстермиләр ләбаса, дип аптыраучылар булыр, мөгаен. Аның чималын биредә арыш оны тәшкил итә. Калганын альфа-амилаза ферменты һәм гади генә корылма ярдәмендә җиткерелә. Савым сыерлары рационында патока 3-4 килограмм тәшкил итә. Рационның азык берәмлегенә килгәндә, малларның азык җыелмасы патокадан тыш, он, печән, салам һәм сусыл азыклардан тора. Ә онны савым сыерларына, һәр баш малга 4,5 килограмм иәбеннән бирәләр. Азыкны ZAGO бутагычы ярдәмендә катнаштырып маллар алдына салалар. Фермада барлык эшләр механикалаштырылган.
Предприятиедә тармак нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен инде “юл картасы” төзисе юк. Биредә хезмәт тәртибе һәм эш алымнары әлеге кебек дәвам итсә, терлекчеләрнең тырышлыгы табышсыз булмас. Чөнки фермада көнозоны эш кайнап тора.
Читайте нас: