Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 ноябрь 2017, 11:55

Техникаң кышкы саклауга куелганмы, игенче?

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую мәсьәләсе район киңәшмәсендә тикшерелде.

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую мәсьәләсен Республика Хөкүмәте елның-елында җитди игътибарга ала. 2018 елда язгы чәчү, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю эшләрендә катнашачак техниканы саклауга куюны тәэмин итү буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәте 19 октябрь көнендә 202 санлы боерык чыгарган. Ә район күләмендә бу эш район Хакимияте карарына карарына ярашлы оештырыла. Бу аңлашыла да, чөнки хуҗалыкларга техника һәм корылмалар күктән төшми. Соңгы елларда кырларда үзебезнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән кыйммәтле техника эшли. Техника белән сакчыл эш итмәгәндә, аның берничә ел эчендә тимер өеменә әверелүе ихтимал. Хәер, район хуҗалыкларында 1970-1980 елларда конвейердан чыгарылган тракторлар да очрый. Шулай булгач механизаторларыбызның техника “гомере” озынлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә никадәр җаваплы караганлыгын күз алдына китерү авыр түгел. Шул ук вакытта районда культиватор агрегатының басуда кышлаган очрагы да бар. Алдагы көннәрдә мондый кимчелекләрне булдырмау максатында, авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую мәсьәләсе район киңәшмәсендә тикшерелде.
Республика Хөкүмәте карарына һәм район Хакимияте боерыгына ярашлы, киләсе елда язгы кыр эшләрендә кулланылачак тырмаларны 2018 елның 1 февраленә әзерлек сызыгына кую бурычы куела. Ә туфракка чәчү алдыннан эшкәртү үткәрәсе техника, чәчкечләр 1 март көненә әзерлек сызыгында булырга тиеш. Тракторлар 20 март көненә сафка бастыру таләп ителә. Бу көнгә алар дәүләт техник күзәтчелегендә карау үткән булырга тиеш.
Киңәшмәне алып барган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев авыл хуҗалыгы техникасын сакка кую буенча хуҗалыклар арасында конкурс оештырырга тәкъдим итте. Хуҗалыкларда бу эшләрнең ничек оештырылуын контрольдә тоту максатында, комиссия оештырылган.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, Аскын районы дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Виктор Малашкевич билгеләвенчә, озайлы вакытка сакка куеласы техника басуларда эшләр тәмамланганнан соң ун көн үтү белән, консервацияләнеп, махсус мәйданчыкка урнаштырылырга тиеш. Техниканы япма астында саклау яхшы. Гади техниканы ачык һава астында сакларга да мөмкин. Ә кыйммәтле техниканы ачык һава астында саклаганда атмосфера тәэсиренә бирешә торган детальләрен алып складка урнаштыру таләп ителә.
Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов мәгълүматларына караганда, “Правда”, “Россия”, “Луч” җәмгыятьләрендә, “Дильмиев индивидуаль предпритятиесе”ндә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эше яхшы оештырылган.
Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дәүләт техник күзәтчелегендә теркәлгән 224 берәмлек үзйөрешле машина, 50 берәмлек тагылма исәпләнә. Техник карау үткәрүнең үткән кампания йомгакларына караганда, үзйөрешле машиналарның — 82, тагылмаларның 52 проценты гына техник карау үткәрелеп файдаланылган. Киңәшмәдә район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенә таләпчәнлекне күтәрергә, алдагы елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үзйөрешле бер машинаны, шулай ук бер тагылманы да техник карау үткәрми эшкә чыгармаска кушылды.
Авыл хуҗалыгы техникасы кышкы сакка ничек куелырга тиешлеге Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында күрсәтелде. Биредә бер комбайннан тыш барлык техника саклау мәйданчыкларына урнаштырылган. Ә саклауга кулмаган агрегат әлеге вакытта курсантларны басу шартларында эшләргә өйрәтү(вождение) максатында файдаланыла икән.
Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы озайлы вакытка саклауга куюн үрнәге “Правда” җәмгыятендә күрсәтелде. Биредә кыйммәтле барлык техника япма астына урнаштырылган.
—Япмалар булдыру, булганнарын ремонтлау җиңел бирелмәде. Чыгымнарны исәпләгәндә, берничә ел эчендә шиферны гына да дүрт меңнән артык данә сатып алдык. Аның каравы, чыгымнар үзен аклый. “Правда” җәмгыятендәге техниканы кояш нурлары да, тутык та “кимерми”. Уне елдан артык файдаланылган техникабыз да конвейердан гына чыккан үрнәктән әлләни аерылмый,—ди җәмгыять директоры Фидат Фәритов, хуҗалык механизаторларының техниканы сакчыл файдаланганлыгын бәһалап.
Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады.

Читайте нас: